Accessibility links

"Норд-Ост" һөҗүмендә гаепләнгән Хәсән Закаев 19 елга ирегеннән мәхрүм ителә


21 мартта Мәскәү хәрби мәхкәмәсе 2002 елда Дубровка театр үзәгендәге террор һөҗүмендә гаепләнгән Хәсән Закаевны 19 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Ул кырыс режимлы колониядә тотылачак.

Мәхкәмә шулай ук гаепләнүчедән зыян күрүчеләрнең берничә дистә миллион сумлык дәгъваларын канәгатьләндерүне дә таләп итте.

Узган атна башында Закаев мәхкәмәдә соңгы сүзе белән чыгыш ясап, тотыклар алу әзерләнүе турында белмәгәнлеген әйтте.

Закаевны 2014 елның декабрендә 12 ел эзләгәннән соң тоткарлаганнар иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул корал һәм шартлаткыч кертү өчен җаваплы булган.

2002 елның 23 октябрендә "Норд-Ост" мюзиклы барганда террорчылар 912 кешене тотык итеп алды һәм, Чечнядән Русия хәрбиләрен чыгаруны таләп итеп, аларны өч көн театрда тотты. Русия иминлек көчләре аларны азат иткәндә бинага ниндидер агулы газ җибәрде, нәтиҗәдә 130 кеше үлде. Нинди газ кулланылганы әле дә сер итеп саклана.

XS
SM
MD
LG