Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никита Белыхка карата ришвәт алу турында тагын бер җинаять эше ачканнар


Никита Белых
Никита Белых

Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхка карата ришвәт алу турында тагын бер җинаять эше ачылган. Белых үзе бөтен гаепләүләрне кире кага.

Киров өлкәсенең элекке губернаторы, ришвәтчелектә гаепләп хөкем ителүче Никита Белыхка карата ришвәт алу турында тагын бер җинаять эше ачылган. Бу хакта чәршәмбе мәхкәмә утырышында хөкемдар белдерде.

Ришвәт алу турындагы эш "арадашлык итү" маддәсе нигезендә ачылган. Элекке түрәне ни өчен гаепләүләре турында әлегә хәбәр ителми. Хәерге вакытта ике эш тә бер мәхкәмә эшенә берләштерелгән, диелә. Белых үзе бөтен гаепләүләрне кире кага.

Киров өлкәсе губернаторы Мәскәүдә 24 июнь кулга алынды. Тикшерүчеләр аны ул көнне 400 мең евро күләмендә ришвәт алуда гаепли. Белых үзен провокация корбаны дип белдерде.

XS
SM
MD
LG