Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страcсбург мәхкәмәсе Мәскәү һава аланында яшәргә мәҗбүр булган качакларга 95 мең евро түләргә кушты


Шереметьевода Сүрия качаклары
Шереметьевода Сүрия качаклары

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Шереметьево һава аланының транзит зонасында яшәгән дүрт мөһаҗиргә качак статусы бирмәгән өчен компенсация түләтү карары чыгарды.

Бу хакта мәхкәмәнең матбугат белдерүендә хәбәр ителә.

Страссбург мәхкәмәсенә Гыйрак, Сүрия, Сомали һәм Фәлестин автономиясе качаклары мөрәҗәгать иткән. Алар Мәскәү һава аланында биш айдан ике елга кадәр яшәргә мәҗбүр булган.

Европа мәхкәмәсе әлеге кешеләрне транзит зонасында тоту - аларны ирегеннән мәхрүм итү дип таный. Кануннарга ярашлы, илгә керергә рөхсәт бирелмәгән очракта, качаклар каян килгән, шул илгә генә кайта ала. Мәхкәмә шулай ук әлеге кешеләрне начар шартларда яшәтү рәхимсезлек яки кешенең абруен түбәнсетү дип саный.

Русия барлыгы 95 мең евро түләргә тиеш. Әлеге карарны җиде хөкемдарның алтысы хуплаган, Русия вәкиле каршы тавыш биргән.

XS
SM
MD
LG