Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митингта катнашкан Марсель Шәмсетдинов 35 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасына тартыла


Марсель Шәмсетдиновны тоткарлау вакыты, 26 март, 2017
Марсель Шәмсетдиновны тоткарлау вакыты, 26 март, 2017

28 мартта Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Марсель Шәмсетдинов эшен карады һәм аңа 35 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы билгеләде.

Марсель Шәмсетдинов Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе (митинг уздырганда канун бозу) нигезендә гаепләнде. Хөкемдар Айрат Гыймранов активистка 35 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы билгеләде.

Шәмсетдиновны "Крылья советов" паркында уздырылган коррупциягә каршы урам җыенында тоткарладылар.

Полиция төзегән беркетмәдә Шәмсетдинов "Русиядә коррупциягә каршы митингта катнашты, митинг уртасында чыгыш ясады һәм үз фикерен белдерде", диелгән.

Узган атна ахырында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе мэриянең каршылык чарасы уздыру өчен башка урын тәкъдим итмәвен канунсыз дип таныды. Шуңа карамастан, Казан мэриясе әлеге митингны килешетерелмәгән дип санады.

Мәхкәмдә чыгыш ясап, Шәмсетдинов полиция гамәлләрен "сәяси дискриминация" дип бәяләде һәм мәхкәмәдән административ җаваплылык турындагы эшне туткатуны сорады.

Шәмсетдинов "Idel.Реалии"га белдергәнчә, ул бүгене карарны шикаять итәчәк.

XS
SM
MD
LG