Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Э" үзәге видеоязмалар карап, 26 март митингында катнашканнарны эзли


Русия эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы идарәсе ("Э" үзәге) хезмәткәрләре 26 мартта Мәскәү үзәгендә төшерелгән видеоязмаларны тикшерә.

Бу көнне коррупциягә каршы, хакимиятләр белән килештерелмәгән митинг узды. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, идарә хезмәткәрләре качып өлгергән "тәртип бозучыларны" эзли.

Чәршәмбе "Белорусская" метро станциясе янындагы бизнес-үзәк тирәсенә полиция килеп, тышкы күзәтү камераларыннан видеоязмаларны сораган. Журналистлар белдерүенчә, язмалар "җыеп йөрүче" берничә төркем бар. "Э" үзәге хезмәткәрләре бер-берсе белән телефоннан эш нәтиҗәләре турында сөйләшкән. "Ведомости" газеты "Мемориал" җәмгыятеннән дә 26 март видеоязмаларын сораганнар дип яза.

Казанда да "Э" үзәге хезмәткәрләре коррупциягә каршы митингның видеоларын эзләү һәм карау белән шөгыльләнә. "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге вәкиле Владимир Соловцов белдерүенчә, видеоларны караганнан соң 50ләп кешегә карата административ эш кузгатылырга мөмкин.

Элегрәк билгеле булуынча, Томски шәһәрендә 26 мартта митингта катнашучы биш кешене, шул исәптән, бер мәктәп укучысын Экстремизмга каршы тору үзәгенә күрсәтмәләр бирергә чакырганнар.

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Митингларның күбесе хакимиятләр белән килештерелмәгән иде. Мәскәүдә генә дә меңнән артык кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG