Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 26 мартта узган митингларны "Гарәп язы" белән чагыштырды


Владимир Путин Арктика форумында
Владимир Путин Арктика форумында

Русия президенты Владимир Путин 26 мартта илнең төрле шәһәрләрендә узган коррупциягә каршы урам җыеннарын "Гарәп язы" һәм Украинадагы "Евромайдан" белән чагыштырды.

Халыкара Арктика форумында чыгыш ясап, Путин "коррупция мәсьәләләре җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, ләкин алар сайлаулар алдыннан сәяси мәйданда кулланылырга тиеш түгел", дип белдерде.

"Бу "Гарәп язы" коралы: моның нинди нәтиҗәгә китергәнен яхшы беләбез. Шушы ук әйбер Украинада дәүләт түнтәрелешенә сәбәп булды һәм илне тәртипсезлекләргә китерде", диде Русия президенты.

Каршылык чаралары турында сөйләп, ул "канун кысаларыннан чыгучылар" кануннар нигезендә хөкем ителергә тиеш дип белдерде.

26 мартта Русиянең дистәләрчә шәһәрендә коррупциягә каршы митинглар узды. Урам җыеннарына чыгарга Русия президенты сайлавында намзәт буларак катнашырга җыенучы оппозиция вәкиле Алексей Навальный чакырды. Күп шәһәрләрдә, шул исәптән, Казан, Мәскәүдә дә, митинглар хакимиятләр белән килештерелмәгән иде. Мәскәүдә меңнән артык кеше тоткарланды. Навальный үзе 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG