Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 октябрь 2017, Казан вакыты 14:06

Үсеш стратегиясе: яшь аралаш көлү


КФУның татаристика бүлегендә оешкан дискуссия клубының "Татар халкының үсеш стратегиясе" дигән темага беренче утыршы. 29 март 2017

Татарлар янә милләт үсеше турында сөйләште. Бу сөйләшү КФУда узды. Язмыш шуклыгы дигәндәй, милләтнең киләчәге турында Илшат Гафуров җитәкләгән татар теле, тарихына, татар белгечләрен әзерләүгә балта чапкан уку йортында сөйләштеләр. Бу түгәрәк өстәлдә шагыйрь Ркаил Зәйдулла да катнашты һәм Азатлыкта фикерләре белән уртаклашты.

Кем әйткән әле аны: кешелек үзенең үткәннәре белән көлә-көлә хушлаша, дип? Көлү әйбәт гамәл, әлбәттә, көлеп кенә яшәсәң, хәтта гомер дә озая, дип язалар иде кайчандыр. Димәк, без татарга көләргә дә көләргә: без тарихыбызның тулы бер чоры белән бәхилләшәбез – тышта технологиянең бишенче инкыйлабы борын төбенә килеп җиткән, имеш – безне бөтенләй бүтән яшәү шартлары көтә; милләтнең гомерен озайту дигән матавык та бездә көн кадагында даими эленеп тора. Башкаларны белмим, мин үзем – шат күңелле оптимист, көләргә тырышам, тик сизәм: көлүем яшь аралаш пәйда була. Ярар, саубуллашырбыз, хушлашырбыз, бәхилләшербез, ә алга таба нәрсә? Ни көтә безне киләчәктә? Татар булып калырбызмы? Калабыз икән, ни рәвешле булырбыз? Милләт язмышына битараф кеше генә мондый сорауларны куеп интекмидер.

Русиянең киләчәгендә татар һәм башка аз санлы халыкларга урын каралмаган

Дөнья – кырыс. Мәскәү кремле инде хәзер совет вакытындагы кебек үз милли сәясәтен “халыклар дуслыгы” дигән купшы чүпрәккә дә төреп маташмый, төп максатны артык яшерми дә. Русия бер телле, бер динле унитар дәүләт булырга тиеш. Аның киләчәгендә татар һәм башка аз санлы халыкларга урын каралмаган. Ләкин бит беркемнең дә, әгәр инде ул үзлеген бөтенләй югалтмаса, дөньялыктан гаип буласы килми! Әле безнең татар бетәшкән үк карт түгел кебек, шулай булгач, үлем турында уйлап тик яту төс түгел, киресенчә, үсеш перспективасын барларга кирәк, милли стратегияне булдырырга!

Милләтнең, Фәүзия Бәйрәмова әйтмешли, “акыл мәйданына” аяк баскан әһелләрендә андый ниятләр тумый калса, беркадәр сәер булыр иде. Казан федераль университетының татаристика бүлегендә дискуссия клубы оешкан һәм аның алып баручысы итеп Гүзәл Сәгыйтова чакырылган. Менә ул иң беренче эш итеп “Татар халкының үсеш стратегиясе” дигән темага клубның беренче мәҗлесен дә оештырды. Анда мин дә катнаштым.

Татарны бетерү стратегиясен булдыруда дистәләгән оешмалар казгана, ә аңа каршы торырга көчебез юк

Киңәш-табыш кирәк нәрсә, әлбәттә. Ләкин сөйләшү барышында бездә бернинди дә үсеш стратегиясенең юклыгы ачыкланды. Татар халкын бетерү стратегиясе бар, аны булдыруда дистәләгән оешмалар, институтлар казгана, ә аңа каршы торып, үз юлыбызны салырга безнең көчебез дә, мөмкинлегебез дә юк икән. Алайса, сөйләшеп торуның нинди фөтүәте бар? “Милләтне демократия шартларында гына саклап була,” диде кемдер. Мин, оптимист буларак, сөендем, хәтта көләсе килә башлады, инде без дә тәрәккый итмәсәк! – Русиянең дөньядагы иң демократик ил булуы турында телевизордан мәхрүм, газета укымаучы мәхлук кына белмидер. Сакланабыз, димәк!

“Нинди стратегия? Безгә иң башта тактика кирәк. Югыйсә без иртәгә ни буласын да белмибез, – дип сүзгә кушылды театр белгече Нияз Игъламов. – Пар чыгардык, таралышыйк.” Аның белән килешәсе килми, без күп нәрсәне беләбез. Хәтта киләсе елга кемне Русия президенты итеп сайлаячагыбыз да һәркемгә мәгълүм. Димәк, стратегия белән дә шөгыльләнергә тулы хакыбыз бар.

Сөйләшүдән нәтиҗә шул – бездә милли мәгариф юк

Сүз, табигый ки, күбесенчә милли мәгариф тирәсендә әйләнде. Милли мәктәбе булмаган халыкның якын киләчәктә үз телен, үз мәдәниятен җуячагы һәркемгә билгеле. Мондый сөйләшүнең нәкъ менә Казан университеты бинасында узуы да символик мәгънәгә ия. Әле кайчан гына биредә Миркасыйм Госмановлар оештырган мөстәкыйль, көчле татар факультеты бар иде! Стратеглар аны таркатты. Хәзер татар бүлегенә керү өчен дә урыс теле һәм әдәбияты буенча БДИ билгесенә карыйлар. Каршыдагы Камал театры янындагы белдерүләр тактасына татарның булачак актерлары курсына кабул итү турында игълан эленгән – анда керүне урыс теле һәм әдәбиятыннан БДИ нәтиҗәләре хәл итә. Ә сөйләшүдән нәтиҗә шул – бездә милли мәгариф юк!

Русиядә гомер-гомергә ике сорау биреп интеккәннәр: “Кем гаепле?” һәм “Нәрсә эшләргә?” Гаеплене без гадәттә тиз табабыз, ә менә икенче сорау еш кына җавапсыз кала. Чыннан да, безгә нишләргә соң? Хәер, философ В. Розанов урыс халкы өчен бу сорауга җавап биреп калдырган: “Җәен җиләк җыярга, вәринҗә кайнатырга, ә кыш көне тәрәзәдән карап шул вәринҗә белән чәй эчеп ятарга кирәк,” дигән ул. Тик аның киңәшенә колак салучы гына юк. Югыйсә, нинди бәхетле илдә яшәр идек бит!

Һәркем үз өендә мөстәкыйль ил булып яшәсә, ул мөстәкыйльлек иртәме-соңмы тышка бәреп чыга

Чәйне без дә яратабыз анысы. Тарихтан күренгәнчә, күпне дә сорамыйбыз, чәй эчкәндә татарча гөрләшсәк, шул җитә дә бугай инде. Әлегә бит өйгә кереп чәй эчкәнне тикшереп йөрмиләр. Татар халкын теленнән, диненнән яздыру сәясәте бүген генә барлыкка килмәгән. Безнең ул җәһәттән тәҗрибә зур. Һәркем үз өендә мөстәкыйль ил булып яшәсә, ул мөстәкыйльлек иртәме-соңмы тышка бәреп чыга.

Түгәрәк өстәл тирәсендә акыллы сүзләр еш яңгырады – урыны шундый. Әмма яшьләрнең дәртле авазы гына җитенкерәмәде. Хәер, бу табигый да, аларның урыны – йөрәк мәйданында.

Израилнең беренче президенты Хаим Вейцманның сүзләрен янә кабатламыйча булдыра алмыйм: ”Мин сионистны һичшиксез фанатик булырга тиеш дип расламыйм, – дигән ул, – әмма ул фанатик булса, эшне бик нык җиңеләйтә.”

Юк, без демократик илдә яшибез, безгә фанатиклар кирәкми.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG