Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең яртысы үз мәнфәгатьләрен дәүләтнекеннән өстенрәк куя


Казанда алданган мөштәриләр банк кризисына парламент тикшерүләре үткәрүне таләп итте
Казанда алданган мөштәриләр банк кризисына парламент тикшерүләре үткәрүне таләп итте

Русияләрнең 47 проценты дәүләт мәнфәгатьләре белән туры килмәсә дә, кеше үз хокуклары өчен көрәшергә тиеш дип саный. Әлеге нәтиҗәләрне Левада үзәге уздырган сораштыру күрсәтә.

Халыкның тагын 13 проценты кеше хокуклары дәүләт мәнфәгатьләренә караганда һәрвакыт мөһимрәк дип белдерә.

Сораштыруда катнашучыларның 24 проценты дәүләт мәнфәгатьләре хакына кайбер хокукларның кысылуы белән килешергә мөмкин дип саный. 10 проценты дәүләт мәнфәгатьләрен аерым кеше хокукларыннан югарырак куя.

Һәр өченче кеше "дәүләт безгә шулкадәр әз бирә, без аңа берни тиеш түгел" дип саный.

31 проценты "дәүләт безгә әз бирми, ләкин күбрәк таләп итәргә кирәк", ди. 2006 елда мондый фикерле кешеләр саны 15 процент булган.

Һәр бишенче кеше (19 процент) "дәүләтне безнең мәнфәгатьләрне кайгыртсын өчен мәҗбүр итәргә кирәк", дип саный.

Русияләрнең 11 проценты "дәүләт хәзер авыр хәлдә, аңа үзебез ярдәм итәргә тиеш", дип саный.

"Интерфакс" язуынча, сораштыру 2-6 мартта илнең 48 төбәгендә 1,6 мең кеше арасында уздырылган.

XS
SM
MD
LG