Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Александр Бречалов билгеләнде


Александр Бречалов
Александр Бречалов

Русия президенты Удмуртия башлыгы Александр Соловьевны "ышанычны югалту" сәбәпле вазифасыннан алды һәм аның урынына Александр Бречаловны билгеләде.

Русия президенты Владимир Путин Бөтенрусия халык фронты рәистәше, Русия җәмәгать пулаты секретаре Александр Бречаловны Удмуртия башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков сөйләвенчә, Русия президенты Бречаловны кабул иткән һәм элекке башлыкны вазифасыннан алу сәбәпле, аңа Удмуртия белән җитәкчелек итүне тәкъдим иткән.

Бүгенгә кадәр Удмуртия башлыгы булып эшләгән Александр Соловьев кулга алынып, Мәскәүгә китерелде. Ул 140 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә.

Александр Бречалов 1973 елда Адыгейда туган. 1994-1996 елларда Чкалов гарнизонында җитәкче урынбасары булып эшләгән. 1996-1999 елларда "ТВ-6 Москва" ширкәте юристы. 2013 елга кадәр банк өлкәсендә эшләгән. 2014 елның июнендә Русия җәмәгать пулаты секретаре итеп билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG