Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада каршылык чарасы уздыручы йөк машиналары йөртүчеләр тоткарланган


Дагыстанда каршылык чарасы
Дагыстанда каршылык чарасы

Дагыстанның Махачкала шәһәре янында полиция "Платон" системына каршы җыен уздыручы йөк машиналары йөртүчеләрне тоткарлый башлаган.

Полиция хезмәткәрләре башта йөртүчеләргә таралышырга кушкан, соңрак ризасызлык чарасы уздыручыларны тоткарлый башлаган. Ничә кеше тоткарланганы әлегә билгеле түгел, дип яза "Кавказ.Реалии". Тоткарлаулар булган урында 90лап йөртүче торган диелә.

Авырлыгы 12 тоннадан артык булган йөк машиналарыннан юлларда йөргән өчен акча җыю системына каршы Русиянең күп шәһәрләрендә ризасызлык чаралары уза.

2 апрель Казанда да Дәрвишләр бистәсендә 200дән артык машина йөртүче – кече һәм урта бизнес вәкилләре "Платон" системына каршы митингка җыелган иде. Чарада катнашучылар Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә резолюция кабул итте.

XS
SM
MD
LG