Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 38 проценты коррупциягә каршы митингларны хуплый


Казанда коррупциягә каршы митинг
Казанда коррупциягә каршы митинг

Русиядә 26 мартта узган коррупциягә каршы ризасызлык чараларын русияләрнең 38 проценты хуплавын белдерә.

"Левада" үзәге сораштыруында катнашучыларның 35 проценты каршылык чараларына илдәге хәлләр белән канәгатьсезлек этәргән дип саный. Русияләрнең 36 проценты кешеләр митингка коррупциягә карата ачуын белдерергә чыккан дип уйлый. Митингларга чыгучыларга акча түләгәннәр дип уйлаучылар саны 24 процент тәшкил итә.

Социологлар сораштыруына караганда, русиялеләрнең өчтән бер өлеше 26 марттагы җыеннар турында "яхшы белә" яки "ни дә булса ишеткән". Респондентларның 38 проценты Алексей Навальныйның Дмитрий Медведев байлыгы турындагы фильмны йә күргәннәр, йә аның турында ишеткәннәр. Шул ук вакытта русияләрнең 16 проценты фильмда күрсәтелгәннәр ялган дип саный, ә калганнары - йә дөрес, йә "дөреслеккә охшаган" дип уйлый.

Русия премьеры үзе әлеге тикшерүләрне "сафсата һәм буш кәгазь" дип әйтте.

Элегрәк "Левада үзәге" сораштыруы Дмитрий Медведевның эшен хуплаучылар саны соңгы ай эчендә 10 процентка кимегән дип күрсәткән иде.

26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды.

XS
SM
MD
LG