Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Мари Иле башлыгы Маркеловны вазифасыннан алды


Леонид Маркелов
Леонид Маркелов

Русия президенты Владимир Путин Мари Иле башлыгы Леонид Маркеловның үз теләге белән вазифасыннан китү үтенечен канәгатьләндерде.

Бу хакта президентнының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиленең элекке урынбасары Александр Евстафеев белән очрашу вакытында белдерелде. Путин Евстафеевка республиканы сентябрьдә булачак сайлауларга кадәр җитәкчелек итеп торырга тәкъдим итте. Евстафеев ризалашты.

Маркелов Мари Иле башлыгы булып 2001 елдан эшләгән иде.

Атна башында Удмуртия башлыгы Александр Соловьев кулга алынды һәм вазифасыннан җибәрелде. Аның урынына Удмуртия башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Александр Бречалов билгеләнде.

XS
SM
MD
LG