Accessibility links

дүшәмбе, 29 май 2017, Казан вакыты 07:14

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

"Йолдыз" газеты 1905 елда нәшер ителә башлый. Ул иң озын тарихлы татар басмасы санала. Аның мөхәррире Гафур Коләхмәтов була. 1918 елда хакимияткә большевиклар килү белән ул нәшер ителүдән туктый.

"Йолдыз" газеты, Казан
7 апрель, 1917 ел (№1780)

АВЫЛ ХАЛКЫНА

Этрафлардан (тирә-яктан) килгән мәктүбләргә карганда, авылларда халыкның мәмләкәтемездә нинди үзгәреш булганлыгыннан хәнүз (әле һаман) хәбәре камил булмаганга охшый. Гәзитәләрне үзләре укый алган кешеләр күп нәрсәдән хәбәрдар булсалар да, үзләре укый алмаган кешеләрнең хәбәрләре хаман юк икән. Хәлбуки, алдагы сайлауларда белеп эш кылулары өчен, авыл халкының хәбәрдар булулары ләземдер (тиештер).

Бу хосуста милли гәзитәләремез мөмкин булган кадәр һәр хәлне гомумгә аңлатып язарга тырышалар. Ләкин гәзитәләр, укучыларның әксириятен (җитешсезлеген) игътибарга алып, әдәби бер телдә язалар. Әдәби телне, әлбәттә, укучыларның күбесе аңлый. Үзе аңласа да, тыңлаучыларга күп кеше аңлата алмый торгандыр.

Гәзитәләр гареб сүзен бер дә катыштырмыйча язсалар, халык өчен аңларга уңайрак булыр иде диләр, ләкин ни кылмыйк, бәгъзе сүзләрне гаребчә язарга гәзитәләр үзләре мәҗбүр

Гәзитәләр гареб (аурупача) сүзен бер дә катыштырмыйча язсалар, халык өчен аңларга уңайрак булыр иде диләр, ләкин ни кылмыйк, бәгъзе сүзләрне гаребчә язарга гәзитәләр үзләре мәҗбүрләр. Ул сүзләр гаребчә язылмаганда, русча йә Аурупа телләреннән бересенчә язылырга тиешле булалар. Мәсьәлә, яңа сүзләрдән “җөмһүрият”, “идарәи мәшрута” дигән сүзләрне татарча ни дип язарга кирәк? Мондый сүзләр яңа булганга күрә, хәзергә ят булып күренә торганнардыр. Ләкин бер ияләнгәч, нәкъ үз сүземез кеби булып китәрләр.

Авыл халкына хәлне яхшы аңлату өчен вә сайлау алдыннан аларны хәбәрдар итү өчен, комитетлар, җәмгыятьләр вә комитетлар тарафыннан рисаләләр таратырга уйлана. Авыл халкы өчен һәр хәл тәфсилләбрәк язылырга тиешле. Мондый мәкаләләрне әүвәлдән хәбәрдар булган кешеләр укымасалар укымаслар, әмма авыл кешеләре өчен алар мөһим, яңа хәбәр булырлар.

28 февральдән бирле бүгенгә кадәр Русиядә ниләр булды, алда ниләр булачагы бар? Бу хәлләрдән авыл агайларының һәммәсе хәбәрдар булырга тиешле. Русиядә булган үзгәрешләрне ошбу рәвешчә тезәргә мөмкин:

28 февральдән бирле бүгенгә кадәр Русиядә ниләр булды, алда ниләр булачагы бар? Бу хәлләрдән авыл агайларының һәммәсе хәбәрдар булырга тиешле.

1) Русиядә 22 ел кадәр мөстәкыйль патша булып торган 2нче Николай патша халыктан төшерелде. Яңадан баш күтәрә алмасын өчен, бу кеше бик мәхкүм урынга ябып куелды. Инде аның яңадан патша булу ихтималы калмады.

2) Әүвәлге вәзирләр дә төшерелеп, зинданга салындылар. Алар урынына Дәүләт Думасы әгъзаларыннан яңа вәзирләр куелдылар.

3) Губернатор, исправниклар, полисмейстлар, приставлар, полисейскийлар, урядниклар, стражниклар төшерелделәр. Боларның усаллары, халыкка җәбер вә золым иткәннәре ябып куелдылар.

4) Губернаторлар, исправниклар урынына яңа хөкүмәт тарафыннан комиссарлар куелды. Полиция милициягә алмаштырылды. Полиция иске хөкүмәт яклы иде. Халыкны җыелудан, киңәшүдән тыя иде. Милиция бу эшләргә катышмый. Милициянең бар эше - халыкның малын, җанын һәм тынычлыгын саклау.

5) Патша, вәзирләр, губернаторлар һәм полиция түрәләре төшерелсә дә, Русиядә хөкем түрәләренең төшерелгәне юк. Хөкем вә мәхкәмә эшләре һәм законнар искечә калдылар. Кешегә җәбер-золым кылган кешеләргә хаман элеккечә, әүвәлдәге закон буенча хөкем ителәчәк.

6) Әүвәлге законнарда кимчелекләр булырга мөмкин. Дума кебек закон чыгарачак йорт та үзгәртелгәнче, ул законнар игътибардан төшмиләр һәм төшмәскә тиешлеләр. Урлау, талау шикелле җинаятьләрнең җәзалары тиз үзгәрмиләр. Үзгәрсәләр дә, җиңеләйтелмәсләр. Хосуса, бу уңайсыз вакытта кеше малына тигәннәргә җәза бик каты булыр. Бу кешеләр кеше малына гына түгел, мәмләкәткә дә хыянәт кылучы булып күренерләр.

Русиядә хәзер җыелып сөйләшүләргә, җәмәгать эшенә акча җыярга хөррият булды. Дин, тел вә мәктәп эшләрендә кысулар бетерелде. Бу хосуста мөселманнар өчен хәвеф калмады.

7) Русиядә хәзер җыелып сөйләшүләргә, җәмгыятьләргә җәмәгать эшенә акча җыярга хөррият (ирек) булды. Дин, тел вә мәктәп эшләрендә кысулар бетерелде. Бу хосуста мөселманнар өчен хәвеф калмады.

8) Әүвәлдә Русиядә руслар өстен иде. Башка милләтләр русларга табигъ түбән халык иделәр. Шуның өчен һәр мәхкәмә рус түрәләре белән тулы иде. Башка милләт кешеләренә урын бирелми иде. Инде бу бетте. Һәр милләт руслар белән бертигез булдылар. Моннан соңра һәр диван һәм мәхкәмәдә санлары чамасында гайре руслардан да түрәләр һәм катибләр булыр.

9) Әүвәлдә, тигезлек булмау сәбәпле, руслар безне үги күрәләр иде. Без дә аларга үзләре караган рәвештә карый идек. Инде ватан җәһәтеннән бертигез булдык. Шул сәбәптән арадагы дуслыгымыз арттырырга тиешле.

10) Хөкүмәт үзгәреп, хөрриятлә игълан кылынса да, халыкка күктән ризык яумаячак. Шуңа күрә һәркем кәсеб вә хәрәкәтен дә дәвам итәргә кирәк. Игенлекләрне дә күп итеп чәчәргә кирәк. Бакчаларда яшелчәләрне утыртырга кирәк. Динемез вә милләтемез хәвеф вә хәтәрдән котылуына сөенеп, әүвәлгә караганда күбрәк эшләргә кирәк. Мөмкин кадәр баерга тырышырга кирәк.

Бик ихтимал, хатын-кызлар да бу сайлауларга катышыр

11) Берничә айдан Учредительная Собраниягә членнар сайланачак. Бу сайлауларга 20 яшенә җиткән һәр кеше катышачк. Бик ихтимал, хатын-кызлар да бу сайлауларга катышыр. Халыкка шушы сайлауларга белеп катышырга хәзер булырга кирәк.

12) Сайлауның ни рәвешчә булачагы гәзитәләрдә язылыр. Бу хосуста аерым хәтабнәмәләр таратылыр.

13) Учредительная Собраниягә бөтен Русиядән ихтимал мең кадәр кеше сайланыр. Мондый һәр тараф мөселманнар иттифак (берләшү) белән тырышса, бу мең кешенең ике йөзен мөселманнан сайларга мөмкин булыр. Авыл мөселманнары, бу хосуста алданмаслык булып, хәзер торырга кирәк.

14) Сайлауларның ни рәвешчә булачагы хәзергә карарланмаган. Бәлки, һәр өяз үзенең халкы чамасы белән берәр-икешәр кеше сайлар. Бу сайлау волость конторларында яки өяз каласында булыр. Һәр өяз халкы хәзердән үк сайлауларга яраклы кешеләр хакында уйлаша, сөйләшә башларга тиешле.

15) Һәр өяз халкы үз өязе кешесе сайларга булырмы, әллә башка өяз вә башка губерна кешеләрен сайларлармы. Бу хәзергә мәгълүм түгел. Шөйлә исә дә (алай булса да), һәр өяз халкы үз өязеннән берничә мөселман халкын күз алдында тотып, киңәшә торырга тиешле.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG