Accessibility links

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.

"Кояш" газеты, Казан
13 апрель 1917 ел (№1105)

Гаяз әфәнде шәрәфенә

Гаяз әфәнденең банкетта сөйләгән җавап нотыгы – башлыча сайлауларга җагышланган нотык иде. Бу нотык гаять зур тәэсир тудырды.

– Бу көндә бөтен милләт бербөтен булып, кулга-кул тотышып, хәрәкәт итәргә тиеш. Демократ, буржуаз, зыялылар, руханилар – һәммәсе-һәммәсе милләтнең һәрбер сыйныфы бөтенлек байрагы астында сәхнәгә басарга тиеш. Бу ник болай? Без – моннан әүвәлге революция вакытында хосусый бер байрак – сыйнфый көрәш байрагы астында хәрәкәт иткән кешеләр, ни өчен бүген килеп миләтне милли бөтенлек байрагы астына чакырабыз, ни өчен без 15 елда сыйнфый көрәшне һәр эшнең башына куйган таифә (халык), бу көндә ул байракны эшебезнең башына текмичә, милли өтенлек байрагын байрак буларак күтәрмибез? – дип Гаяз әфәнде бер сорау куя вә бу сорауга җавап бирмәстән, әүвәл бу байракның бер үзе тарафыннан күтәрелмәгән, бәлки 1905 ел революциясенә мөшәрәкәт иткән, татар буларак мөшәрәкәт иткән бөтен зыялылар тарафыннан күтәрелгән булганына даир бәянәт (киң аңлатма) бирә:

– Әүвәлге революция вакытыныда безнең белән бер байрак астында эшләүче мөселман зыялылары бер Казанда түгел, бәлки, Русиянең башка бик күп тарафында бара иделәр. Менә шул вакытта безнең белән бер байрак астында сыйнфый көрәш байрагы астында эшләгән мөселман зыялылары бу революциядән соң һичберсе белән хәбәрләшмәстән, бер-берсе белән фикер алышмастан, бер-берсенең нинди хәрәкәт тотачаклары турысында белешмәстән һәммәсе үз почмакларында яткан хәлләрендә һәрберсе берәм-берәм үз башларына бер фикергә килгәннәр ки әүвәлдә: “Бу көндә шимал төркиләренә Русия мөселманнарына бөтен бер милләт буларак сәхнәгә чыгарга милли бөтенлек байрагы астында эшкә керешергә тиештер, бурычтыр”, дигән фикердән гыйбарәттер. Бу ник болай булган? Без үзгәргәнме? Без әүвәлге демократик карашларга хыянәт иткәнме, без буржуазиягә сатылганмы? Әллә әхүәл үзгәреп китеп, тарихның арышы безне шуңар суык иткәнме?

Мөхәррир моңа бик каты җавап бирә:

– Юк! Без халык фикеренә изелгән, сатылган демократия сыйныфына хыянәт иткәнемез юк, итәчәк тә түгел! Милләтнең иң зур эксирияте (җитешсезлеге) – үз көче белән тырышулардан гыйбарәт булган зыялылар демократик сыйныфының монафигына хыянәт итә алмый!.. Ләкин, шулай да, ул бу революциядән соң инде, бөтенләй икенче хәрәкәт тота, сыйныф байрагы урынына аннан өстә тора торган байрак күтәрә, ник? Чөнки 1905 ел революциясе вакытында без җимерү хезмәтен итәргә тиеш идек, яңа тормышны төзер өчен, безгә ул вакытта җимерергә, җимерергә, тагы бер кат җимерергә тиеш вә моның өчен безгә хөкүмәт белән дә көрәшергә, аңар терәк булып торган сыйныфлар белән дә көрәшергә тиеш иде ки, моның өчен иң монасыйб байрак сыйнфый көрәш байрагы иде, менә шул байракны күтәреп, без хәрәкәт итә идек... Әмма хәзер, хәзер исә, җимерелергә тиеш нәрсә җимерелде. Аның урынында хәзер бер хәрабәнең генә чүпләре генә калды. Безнең милләтебезнең хәзерге вазифасы инде шул харәбәнең урынын чүпләрдән арчу, аның урынына милли рифахиятемезне торгызудыр. Иҗади эш һичбер вакытта бер сыйныфның көче белән генә эшләнә алмый. Аны бөтен сыйныфлар эшләргә тиеш. Аңар, бөтен сыйныфларның көчләрен бергә кушып, тотынылганда гына, бик таманга гына киләчәк, менә шуңа күрә дә без бүгенге көндә милләтемезнең бөтен сыйныфларын: зыялыларын, демократиясен, руханиларын, байларын, укытучыларын, укучыларын, хатын-кызларын – һәммәсен-һәммәсен шул иҗади эш юлында берләшергә чакырабыз. Берләшкән көч белән шул иҗади эшкә керешергә дәгъват итәмез.

Казан – зыялы көчләргә иң бай бер мәркәз. Ләкин бу аның эшенә дә беркадәр комачау итә. Эшкә сарыф ителмәгән энергиясе юкка сарыф ителә. Юк кына нәрсәләр турында артык озак сүзләр сөйләнә

Мин моңа кадәр һичбер вакытта Казанда бу кадәр хәят, бу кадәр хәрәкәт күрмәгән идем! Бүген Казан кайный, чынлап бер гомуми хәят белән гомер итә. Казан – зыялы көчләргә иң бай бер мәркәз. Ләкин шушы нокта аның эшенә дә беркадәр комачау итә. Эшкә сарыф ителмәгән энергиясе юкка сарыф ителә. Юк кына нәрсәләр тугърысында артык озак кына сүзләр сөйләнә. Казан әнә шул артык көчен этрафка, зыялы кешеләргә гаять мохтаҗ булган урыннарга җибәрергә кирәк. Менә шул урыннарның әһәмиятлесе вә иң башта тора торганы Төркистан. Казан Төркистанга кешеләр җибәрергә, вә анда хәят мәдәният тәшкил итүне үз кулына алырга кирәк.

Моннан соң мөхәррир Казандагы хатын-кыз хәрәкәтенә тукталып, Казан зыялыларын аңар бик зур әһәмият бирергә вә ул хәрәкәткә ярдәм итәргә өнди. Һәм казандагы гомуми мөслимәләр съездын ясауның тиешлегенә хосусый сурәттә дикъкать җәлеп итә. Вә нотыкның ахырында тагын бер кат бөтен казанлыларны, бүленмичә, аерылмыйча, бөтен бер милләт буларак, милли монафикъ юлында, милли мәдәният иҗат итү юлында эшләргә, эшләргә, бер туктамыйча, эшләргә дәгъват итә (чакыра).

Хәбәрләр

Сәгать өч тулганлыктан, “Новый клуб”ның ябылыр вакыты җиткәнлек игълан ителә. Кунаклар, теләмәстән генә, тарала башлыйлар һәм шул мөнәсәбәт белән 101 мәртәбә: “Үз клубымыз булса, шундый кадерле мәҗлесләремезне без дә үземез теләгән вакытка кадәр дәвам иттерә алыр идек”, дигән шикаятьләрне ишетергә туры килә.

Ханымнар комитеты - гомуми Русия мөселманнарының съезды алдыннан мөслимәләр съезды ясар өчен, Казанда вакытлы мәркәзе комитет тәшкил ителгәнлеге газеталарда язылып үтелгән иде. Казанда мөслимәләр җәмгыятен оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан сайланган бу комитетны 14 апрельдә Электра театрында булган гомуми ханымнар мәҗлесе дә тәсдыйк итте. Комитет әгъзалары - Хәдичә Таначова, Әминә Терегулова, Мәрьям Мөштәриева һәм мәскәүлеләр вәкиләсе Илһамия Туктарова үз араларыннан рәисәлеккә - Хәдичә Таначованы, сәркатиплеккә – Мәрьям Мөштәриеваны сайладылар. Хәдичә Мостафина хосусый рәвештә комитетта эшләшергә чакырылды. Уфа, Оренбур вә Петроградтан чакырылган вәкиләләр дә бу көннәрдә килеп җитерләр дип көтеләдер. Комитет съездга килгән ханымнарны урнаштыру һәм ашау-эчү якларын карау өчен, Казан ханымнарыннан үзләре мәхкүл күргән кешеләрне оештырып, бу комитет ясауны Фатиха ханым Аитова һәм Зәйнәп ханым Хәсәновага тапшырды. Комитет һәр көн 4тән 8гә кадәр ачык. Адресы: Поперечный Захаровский урамы, җәмгыяте Хәйрия йорты. Телеграм өчен: Казань, Центральное бюро мусульманок.

Матбага вә хәрефкә зур ихтыяҗ

Казанга төрле шәһәрләрдән, хосусан Төркестан вә себер якларыннан матбагалар вә хосусый кешеләргә хәреф сорап, телеграмманар ява. Казандагы хәреф кую мөсәләләре кеше азлык вә әсбап юклык сәбәпле бу таләпләрне үтәп бетерүдән гаҗиз.

Идарәмезгә Төмәннән “Төмән мөхбире” дигән газетаның 4нче номеры килде. Газета кечкенә генә кулда вә җилем матбагасында басылган.

Алмата өязе мөселманнарыҗәмгыяте “Хитабнамә”сенең берничә нөсхәсе идарәмезгә тапшырылды. Бу “Хитабнәмә” газета рухында вә тәразында нәшер ителгән. Таш басмада вә Казанда чыга торган газеталар зурлыгында басылган.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG