Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 мартта Мәскәүдә тоткарланучы дүрт кешене ике айга сак астына алдылар


Мәскәүдә 26 мартта каршылык чарасында тоткарланган дүрт кешене ике айга сак астына алганнар. Алар хулиганлык, полиция хезмәткәре гомеренә янау һәм хакимият вәкиллләренә карата көч куллануда гаепләнә.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Александр Шпаков, Станислав Зимовец, Юрий Кулий һәм Андрей Косых сак астына алынган. Аларның эше 28 мартта, 1, 6 һәм 13 апрельдә каралган дип яза РБК.

Алар хулиганлык, полиция хезмәткәре гомеренә янау һәм хакимият вәкилләренә карата көч куллануда гаепләнә.

Элегрәк пәнҗешәмбе Саратовта сәясәтче Вячеслав Мальцев тоткарланып, Мәскәүгә китерелгән иде. Аны 26 мартта полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаеплиләр. 14 апрельдә мәхкәмә Мальцевка карата хөкем чарасы билгеләячәк.

Мәскәү һәм башка шәһәрләдә 26 мартта каршылык чараларын оппозиция вәкиле Алексей Навальный оештырды. Март башында аның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарган иде. Митингларда Медведевны вазифасыннан китүне таләп иттеләр.

XS
SM
MD
LG