Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов вазифасыннан алынса, Татарстан ничек каршы тора ала?


Русия президенты Владимир Путин (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Русия президенты Владимир Путин (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов Мәскәү Миңнехановны вазифасыннан алган очракта, Татарстан халкы демонстрацияләр, эш ташлаулар, петицияләр һәм хәтта референдум белән каршы чыгачак дип саный.

Русия төбәк җитәкчеләрен вазифаларыннан алу шаукымында. Татарстанның күршеләре, милли республикалар җитәкчеләре – Удмуртия башлыгы Александр Соловьев эшеннән алынды һәм тоткарланды, Русия президенты Владимир Путин Мари Иле башлыгы Леонид Маркеловның үз теләге белән вазифасыннан китү үтенечен канәгатьләндергән иде, аннан соң аны да ришвәт алуда шикләнеп тоткарладылар. Аңа кадәр Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргин, Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицын, Новгород өлкәсе губернаторы Сергей Митин һәм Рязань өлкәсе губеранторы Олег Ковалев та үз вәкаләтләреннән баш тарткан иде.

Социаль челтәрләрдә Кремль Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да "үз теләге белән вазифасыннан китәргә тәкъдим иткән" дигән хәбәрләр таратыла. Миңнеханов эшеннән китәргә мәҗбүр ителә калган очракта, Татарстан халкы, республика җитәкчелеге бу хәлгә ничек каршы тора ала. Азатлык әлеге сорауны сәяси күзәтүче, "Звезда Поволжья" газеты нәшире Рәшит Әхмәтовка юллады.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Халык күтәрелешләре, демонстрацияләр

Әхмәтов фикеренчә, Татарстан халкының 90 проценты Миңнеханов яклы. Әгәр президентка ул-бу була калса, республикада халык күтәрелешләре, демонстрацияләр, митинглар узачак.

"Әле яңа гына Татар иҗтимагый үзәгенең 12нче корылтае булды. Республика җитәкчелеге бу чарага уңай карашта булды. КФУда Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тәкъдиме белән "Татар халкының үсеш стратегиясе" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Мәскәүнең тискәре карары була калган очракта, республика җитәкчелеге халык күтәрелешләре дулкыны белән саклану кирәклеген аңлады. Ул – күпчелек татар халкы катнашында митинглар, демонстрацияләр һәм башка шундый чаралар. Хәзер республика җитәкчеләре арасында да милли идея тарафдарлары бар. Алар хәзер тулысынча үзләренең Мәскәүгә бәйле икәнлекләрен аңлыйлар һәм аңа каршы тору өчен теләктәшлек терәге булуын да телиләр", ди Әхмәтов.

Эш ташлаулар, петицияләр һәм референдум

Рәшит әфәнде, Мәскәү Татарстан президентын эштән ала калса, республикадагы зур ширкәтләрдә, завод-фабрикаларда эш ташлаулар да булу мөмкин дип әйтә. "Үрнәкләре бар, әнә машина йөртүчеләр эш ташлый, протест белдерә", ди Әхмәтов.

Рәшит әфәнде фикеренчә, Миңнехановны вазифасыннан җибәрә башласалар, интернетта халык каршылык белдереп петицияләргә имза җыярга, хәтта республикада референдум да үтәргә мөмкин. Сәяси күзәтүче Мәскәү һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсенең быел июль аенда вакыты чыгарга күп калмауны да телгә алды.

Татарстан акчаларының үзендә генә калуын телисезме?

"Референдум үткәрү мәсьәләсе каралса, Мәскәү һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү мәсьәләсе куелырга мөмкин. Әгәр Мәскәү шартнамәгә имза куюдан баш тартса, республика җитәкчелеге "Сез яңа килешүне имзалауны кирәк саныйсызмы?" дигән сорауны референдумга чыгарырга мөмкин. Монда Русия кануннарына каршылыкка керми торган, әмма Татарстанда бердәмлекнең барлыгын һәм көчен аңларлык төрле рәвештәге сорау булырга мөмкин. Шулай ук без Мәскәүгә ел саен 700 млрд сум акча җибәреп торабыз, аның 400 млрды нефть тапкан өчен Русия резерв фондына китә дип, "Татарстан акчаларының үзендә генә калуын телисезме?" дигән сорау да куелырга мөмкин.

Әхмәтов рефрендумга Татарстан җитәкчесе атамасы һәм аның хокуклары турындагы сорау да чыгарга мөмкин дигән фикердә. Болар декларатив актлар гына да булырга мөмкин, әмма Миңнехановка теләктәшлекнең ни дәрәҗәдә югары икәнен күрсәтәчәк.

Әхмәтов, Путинның Миңнехановны алырга җыенуы икеле, чөнки ул 94 процент тавыш җыеп сайланган президент, бу саннар ясалма дип уйламыйм, халык аңа тавыш бирде, ди. Рәшит әфәнде фикеренчә, киләсе елга Русиядә президент сайлау, әнә шул сәбәпле Путин вазгыятьне катлауландырмаячак.

XS
SM
MD
LG