Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:07

TMTV каналының сигез сәгатьлек бүләкләү тамашасы

15 апрель Казанның Пирамида залында TMTV каналы икенче ел рәттән бүләкләү тантанасы уздырды. Көндезге өчтә кызыл келәмнән башланган чара, төнге 12 тулганда гына тәмамланды. Дистәләгән җырчыларга 45 номинациядә махсус пирамида формасындагы сын бирелде. Тамашаны узган "Татар җыры"нда булмаган Салават Фәтхетдинов "Хәерле төн!" дип тешен кысып кына тәмамлады.
күбрәк күрсәт

TMTV каналының бүләкләү тантанасы сәгать өчтә, Пирамида бинасы каршында, җырчыларның кызыл келәмнән үтүе белән башланды. Илназ Баһ һәм Илвина килә
1

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны халык җанлы каршы алды, әмма көн салкын булу сәбәпле ишек төбендә каршы алучылар аз иде
2

Өлкәннәр дә, балалар да билгеле татар җырчылары белән фотога төшеп калырга ашыкты, балаларның урамда көтеп басып торып борыннары кызара башлады
3

Ишек төбендәге халык Радик Юльякшинның килүен түземсезлек белән көтте, аны күрүгә шаулаша башладылар, йолдызны фотога төшереп калырга ашыктылар
4

Автор-башкаручы Айдар Тимербаев белән җырчы Мәликә сәхнә артында
5

TMTV каналы тамашасында катнашучы җырчылар сәхнә артында күмәкләшеп фотога төшәргә әзерләнеп кенә тордылар, камера күрүгә бер урынга җыелыша башлыйлар
6

Ризат һәм Зинирә Рамазановлар беренче тапкыр TMTV каналы бүләге алды, уртада музыкант, иң билгеле җырларга көй язучы Марат Мухин
7

Яңа буын Маликовлар да TMTV тамашасыннан читтә калмаган иде, Гайсә һәм Муса 
8

Пирамида залы меңләгән тамашачылар белән тулы, концерт башланганда буш урыннар юк иде, журналистлар тамашаның яртысына кадәр басып карады
9

TMTV тантанасын алып баручылар Булат Бәйрәмов, Айваз Садыйров, Айрат Ильясов 
10

Сәхнә артында җырчылар вакытларын фотога төшереп үткәрде, йә үз-үзләре, йә кешеләр белән фотога төште. Радик Юльякшин белән Гүзәл Әхмәтова
11

Шагыйрь Роберт Миңнуллин TMTV бүләген алучыны игълан итә
12

Әлфинә Әзһәмованың сәхнәдә күренүе тамашачы өчен яңалык булды, ул бераз югалып торган иде. Бу кичне аңа "Төнге урам" җыры өчен "2000 еллар хиты" бүләге бирелде 
13

Меңләгән тамашачыга монда 8 сәгать утырырга барлык шартлар тудырылды, дистәләгән җырчы, ашау-эчү янда, барда эшләүчеләрнең басып торырга да вакыты булмады
14

Чыгыш ясаучы җырчылар сәхнә алдында, өстәлләр артында утырды. Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар
15

TMTV каналының "Иң стильле башкаручы" бүләген алучы Гөлназ Батталова
16

Җиңүчеләрне бүләкләргә чыккан журналист, татар сайтлары хуҗасы Данил Сәфәров һәм шагыйрә, автор-башкаручы Ләйлә Дәүләтова
17

Ландыш Нигъмәтҗанова һәрвакыттагыча истә калырлык итеп чыгыш ясарга тырышты, тәхеткә утырып, "Мәхәббәт күзләрдә" җыры башкарып бүләк алды
18

Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кызы Диана Сәфәрова да сәхнәдән татарча сөйләп, Лилия Хәйруллинага бүләк тапшырды
19

Артур һәм Марат дуэты, "Иң яхшы лирик җыр" номинациясе җиңүчеләре. Халык та моның белән килеште диярлек, алкышлар шактый булды
20

дәвам

XS
SM
MD
LG