Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:41

Миңнеханов Дәүләт Шурасына премьер-министр вазифасына Алексей Песошинны тәкъдим итте


Алексей Песошин

Яңа намзәтне депутатлар 17 апрельдә Дәүләт Шурасы утырышында караячак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Шурасына Алексей Песошин намзәтен Татарстан премьер-министры вазифасына раслау мәсьәләсен кертте. Бу хакта Дәүләт Шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт Шурасы утырышы бүген, дүшәмбе була.

3 апрельдә Миңнеханов Илдар Халиковны премьер-министр вазифасыннан алды. Халиков үз теләге белән китте. Ул хәзер "Татэнерго" ширкәтен җитәкли. Премьер-министр вазифаларын башкаручы булып Халиковның урынбасары Алексей Песошин билгеләнгән иде.

Премьер-министр вазифасыннан киткәннән соң Татарстан президенты бер ай эчендә бер генә яңа намзәт тәкъдим итәргә хокуклы. Намзәт Дәүләт Шурасының барлык комитетларында карала һәм пленар утырышка чыгарыла. Намзәтне расламаган очракта, бераз вакыттан соң президент шушы ук кешене яки яңа намзәт тәкъдим итәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG