Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 00:35

Төркиядә референдум нәтиҗәләре белән риза булмаган халык урамнарга чыкты


Истанбулда халык урамнарга чыкты

Төркиядә меңнәрчә кеше референдум нәтиҗәләреннән риза булмыйча урамнарга чыкты.

17 апрельдә төнгә таба Истанбулның Европа өлешендә меңләп кеше урамнарга чыкты. Азия өлешендә исә ике меңләп кеше референдум нәтиҗәләре белән килешмичә каршылык чарасы үткәрде.

Матбугат чаралары язуынча, Истанбулдан тыш, митинглар башка кайбер шәһәрләрдә дә узган. Иң күп халык Әнкарада, Измирда һәм илнең көньяк-көнчыгышында чыккан. Әлеге төбәкләрдә сайлаучылар нигездә реформаларга каршы тавыш биргән иде.

16 апрельдә узган референдумда Төркия ватандашлары "Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме" дигән сорауга җавап бирде. Сайлаучыларның 51,41 проценты хуплады дип белдерелде. Референдумда җиңү - илдә хакимиятнең күп өлеше президентка күчүне, премьер-министр вазифасы бетерелеп, аның урынына вице-президентлар билгеләнүне аңлата.

Төркия оппозициясе референдум нәтиҗәләрен "канунсыз" дип атады һәм тавыш бирү вакытында канун бозулар булды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG