Accessibility links

Башкортстан мәктәпләрендә урыс телен өйрәнүне көчәйтү комитеты төзелде


Башкортстанда ике дәүләт теле: башкорт һәм урыс телләре
Башкортстанда ике дәүләт теле: башкорт һәм урыс телләре

Яңа оешкан комитет вәкилләре белдерүенчә, мәктәпләр башкорт телен өйрәнергә мәҗбүр итә.

Уфада "Башкортстанның рус телле белем бирү йортлары укучыларының һәм ата-аналарның хокукларын яклау комитеты" дип аталган иҗтимагый оешма төзелде. Яңа оешма урыс теленнән укыту планын сайлау хокукын якларга җыена, дип яза EADaily.

Комитет "рус телле мәктәпләрдә башкорт дәүләт телен ирекле өйрәнү" укыту планын сайларга теләгән ата-аналарга юридик ярдәм итәргә җыена. Мәктәпләр укучыларга башкорт телен көчләп тага, дип саныйлар оешмада.

Татарстанда да бер төркем ата-аналар берничә ел дәвамында урыс телле балаларны татар теленә өйрәтүгә каршы чыгып килә. Алдагы ялларда урыс мәдәнияте җәмгыяте Казанда "Татарстанда тел золымына каршы" дип аталган митинг уздырырга җыена.

XS
SM
MD
LG