"Йолдыз" газеты 1905 елда нәшер ителә башлый. Ул иң озын тарихлы татар басмасы санала. Аның мөхәррире Гафур Коләхмәтов була. 1918 елда хакимияткә большевиклар килү белән ул нәшер ителүдән туктый.
"Йолдыз" газеты, Казан
7 апрель, 1917 ел (№1784)
Гражданнар!
Халык хокуксызлыгын саклаучы эш башкару комитетының карары вә эшче солдат депутатларының ризалыгы белән, Казан шәһәрендәге хокуксызлыкны саклауны мин – милиция начальнигы сыйфаты илә прапорщиклардан – Лизов, Галанов һәм Алкин – минем мәгауннәрем (ярдәмчеләр) сыйфаты илә өстемезгә алдык.
Безнең өстемезгә авыр мәcьәлә йөкләтелде, без ул мәсьәләне, әгәр дә сез – гражданнар һәрбер эштә ярдәмгә килеп, булышсагыз, шул вакытта гына башкара алачакмыз.
1. Без беренче нәүбәттә бурычымыз итеп, сезнең шәхесегез һәм мал-мөлкәтегезне саклауны өстемезгә аламыз. Бу тугрыда безнең тарафтан милицияне, эшне яхшы аңлап хезмәт итү өчен, хәзерләү өчен, берничә төрле тәдбирләр (тиешле чара) кылынды.
Берәр кеше нәрсә бәһасен чиктән тыш күтәрә икән, безгә сез ул кешеләрне белдереңез
2. Безнең икенче нәүбәттә тора торган мәсьәләмез – ризык җитештерү җәһәтеннән күрелгән уңайсызлыкларда сезгә ярдәм итүдер. Без беләмез: хәзерге көндә артык бер сумны алып, файдаланып калу өчен, халыкның мохтаҗлыгыннан файдаланучы, үзләренең вөҗданларын оныткан кешеләр бар. Бу кешеләрнең белән без, кирәк алар сәүдәгәр, кирәк миллионер булсыннар, бик нык көрәшкә керешәчәкбез. Әгәр дә берәр кеше нәрсә бәһасен чиктән тыш күтәрә икән, безгә сез ул кешеләрне белдереңез.
Ул кешеләрнең кемләр икәнен йә тугрыдан-тугры килеп әйтегез, яки туп-туры начальникка аның мәгауннәре исеменә яки районның начальникларына хосусый белдереңез. Без үз тарафымыздан ул эшне, фактларны тикшерүемездә эшне закон тәртибе буенча йөртеп, мал яшерүче яки икътикарчы кешеләргә җәза кануннамәсенең 1180нче матдә буенча җәза бирдерер өчен, аларның эшләрен прокурор властенә тапшырамыз. Ягъни ул кешеләргә ике елга кадәр зиндан белән яки ун мең сумга кадәр штраф белән хөкем ителер.
Малы була торган, сатарга теләмәгән купецлар тугрысында да безгә хәбәр ирештереңез
Шулай ук сез малы була торган, сатарга теләмәгән купецлар тугрысында да безгә хәбәр ирештереңез. Аларга да шундый җәза булачак. Әгәр дә сезнең кайсыгыз булса да береңез үзенең игълан ителгәнен теләмәсә, ул вакытта ул кешеләрнең кем икәне белдерелмәс, сер итеп тотылыр. Ләкин имзасыз, исемсез доносларны без кабул итмәмез. Чөнки граждан булган кеше доноска мостахак түгелдер. Әгәр дә сез кайда булса да, бер җирдә запасның яшерелгәнен белсәңез, ул вакытта сез аны безгә хәбәр итеңез, без аны тәүфикъ итәрмез. Ләкин дөреслеге анык беленмәгәндә, заявление бирмәгез. Безнең эшчеләремезнең көчен буш эшкә сарыф иттермәгез.
Без спекуляция илә көрәшүне өстемезгә алу белән бергә, бер үк вакытта сезгә шуны да белдерәмез ки, һичбер төрле тәртипсезлекләргә игътибар бирелмәячәктер. Сез шуны белегез: хәзер тәртипсезлекләр чыгарырга теләүче кешеләр – Русиянең дошманнарыдыр, ул кешеләр һич кызганмыйча, гаепләнергә лаек булган кешеләрдер һәм без бу тәртипләрне саклауны бигрәк сезнең үзеңезгә тапшырамыз.
Яшерен рәвештә исерткеч сатучыларны безгә белдерегез
3. Өченче нәүбәттә без яшерен рәвештә исерткеч нәрсәләр белән сату итүчеләр илә көрәшүне өстемезгә алдык һәм бу көрәштә безгә ярдәм итүне без сез гражданнардан үтенәмез. Сез үзегезгә мәгълүм булган яшерен рәвештә исерткеч сатучыларны безгә белдерегез, шул вакытта гына без аларны бетерә алачакмыз.
4. Безнең дүртенче мәсьәләмез – шәһәрне тазарту мәсьәләседер. Йорт хуҗалары һәрбер төрле сәбәпләрдән, сылтаулардан файдаланып, акчаны хисапка алып, ишегалларын, бина һәм урамнарны тазартудан бөтенләй тукталдылар. Ләкин бу кешеләр ул эшләре илә шәһәрне пычратырга, һәртөрле авыруларның артуларына сәбәп булганларын оныталар. Әгәр дә бездән алда килеп узган подполковник Геркин тарафыннан маддәт эчендә шәһәрнең чистартырга тиешле урынлары тимезләнеп (чистартылып) бетмәсә, ул вакытта без ул хакта әҗбәри тәдбирләр кыйлырга мәҗбүр булачакмыз. Гражданнар, без үзебезнең һәм балаларыбызның сәламәтлеген үземез кайгыртырга тиеш булганлыктан, сез безгә бик артык пычрак булган ишегаллары һәм биналар хакында аларны тазарту өчен, тиешле тәдбирләр кыйлу өчен, белдерергә тиеш.
Моннан әйтелгән сүзләрнең һәммәсен дә без берьюлы гамәлгә куя башлаячакмыз, без барысыннан да бигрәк сездән хөррият дошманнары өчен файдалы булган фетнә авырлыкларын чәчүче явыз ниятле кешеләр тарафыннан дөреслеге тикшерелмәгән хәбәрләргә ышанмавыгызны үтенәмез.
Яңадан бер мәртәбә хәтереңезгә төшерәмез: гражданнар, әгәр дә сез шул югарыда әйтелгән эшләрдә безгә ярдәм итсәгез, үзеңезгә дә ярдәм иткән булачаксыз. Без дә үз тарафтан яңадан бер мәртәбә үземезнең бөтен куәт, фикер һәм белемнәребезне халык файдасына сарыф итәргә вәгъдә кыламыз. Һәм яңадан бер тапкыр хәтереңезгә төшерәмез ки, безнең өчен һәркем бертигездер. Без моны сезгә үземезнең эшемез белән дә исбат итәрмез.
Милиция начальнигы, дәгъва вәкиле М.Бохов, начальник мәгауннәре, прапорщиклар Галанов, Алкин.
Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде