Истанбул үзәгендә Төркия хакимиятенә каршы 200ләп кеше катнашындагы митингны полиция куып тараткан. Шәһәр җитәкчелеге Истанбул үзәгендә киңкүләм чаралар уздыруны тыйды, полиция мәйданнарга баручы юлларны япты.
Бәрелеш нәтиҗәсендә берничә кеше яраланган, дистәләрчә кеше тоткарланган. Полиция күз яше газы кулланган.
AFP агентлыгы мәгълүматына караганда, ризасызлык чарасына җыелучылар хакимияткә каршы шигарләр язылган плакатлар күтәрергә җыенган. Алар конституциягә илдә президент вәкаләтләрен арттыру турында кертеләчәк үзгәрешләргә каршы чыгыш ясарга теләгән.