Accessibility links

якшәмбе, 25 июнь 2017, Казан вакыты 17:06

Сораштыру: сайлау бу якшәмбедә узса, Путин беренче турда җиңә алмас иде


Владимир Путин

Левада сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, президент сайлау якын якшәмбедә узса, Владимир Путин беренче турда җиңә алмас иде. Сайлауга килүчеләр саны зур булган хәлдә, Путин 48 процент тавыш җыяр иде.

Русияләрнең 42 проценты 2018 елның мартында тавышларын кемгә бирәчәген әлегә әйтә алмый. Бу хакта, Левада үзәге сораштыруына таянып, Коммерсант яза. Сораштыруда катнашканнарның 13 проценты бер намзәт өчен дә тавыш бирмәячәген әйткән.

2015 елның апрелендә тавышларын кемгә бирергә белмәүчеләр 25 процент кына, ә Путинга тавыш бирергә әзер булучылар 62 процент булган.

Әгәр сайлау якын якшәмбедә узса, Путинның көндәшләре Владимир Жириновский һәм Геннадий Зюганов өчәр процент тавыш җыяр иде. Русия саклану министры Сергей Шойгуга русияләрнең бер проценты тавыш бирергә әзер. Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга да шул кадәр тавыш эләгер иде.

Элегрәк матбугат чаралары язуынча, Кремль Владимир Путин 70 проценттан да ким булмаган тавыш җыярга тиеш дигән максат куйган. Ләкин Русиядә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мартта уздырган сорашытурга караганда, халыкның 52 проценты гына сайлауга барачагын белдергән.

Президент сайлау кампаниясендә катнашу теләген Владимир Жириновский, Григорий Явлинский һәм Алексей Навальный белдерде. Владимир Путин 2018 елгы сайлауда катнашу-катнашмавы турындагы сорауларга анык кына җавап бирми.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG