Accessibility links

якшәмбе, 20 август 2017, Казан вакыты 16:37

"Кироволес" эше нигезендә Навальныйга хөкем карары үз көчендә калды


"Кироволес эше" мәхкәмәсе утырышында Алексей Навальный

Киров өлкә мәхкәмәсе оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны президентлыкка дәгъва итү хокукыннан мәхрүм итүче хөкем карарын гамәлдә калдырды.

Киров өлкә мәхкәмәсе "Кировлес" эше нигезендә оппозициядәге Алексей Навальныйга һәм эшкуар Петр Офицеровка карата чыгарылган хөкем карарын кануни дип таныды.

Навальный һәм Офицеров утырышка килмәде, аларның мәнфәгатьләрен Вадим Кобзев һәм Светлана Давыдова яклады.

"Кировлес" эше нигезендә гамәлгә кергән хөкем карары Алексей Навальныйны президент вазифасына дәгъвә итү хокукыннан мәхрүм итә, әмма ул үзе Русия Конституциясе аңа мондый мөмкинлекне бирә дип саный.

"Президент сайлау турында"гы канунга ярашлы, мәхкәмә хөкем карарын гамәлдән чыгармаса, Навальный якын ун ел эчендә президент кәнәфиенә дәгъвә итә алмаячак.

Шул ук вакытта, Навальный Русия Конституциясе эшкә сәләтле барлык ватандашларга да (төрмәдә утыручылардан кала) сайланырга хокук бирә дип белдерде.

Навальный президент сайлауда намзәт буларак катнашу мөмкинлегенә ике очракта ия булачак. Беренчесе – әгәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия мәхкәмәсенең икенче тапкыр чыгарылган хөкем карарын дөрес түгел дип таныса. Икенчесе – әгәр Русия Конституция мәхкәмәсендә Навальный үзенең сайлауда намзәт булуына комачаулаучы нормаларның илнең төп канунына каршы килүен исбатлый алса.

Оппозиция вәкиле 2018 елның язында үтәчәк президент сайлауда намзәт булырга җыенуын белдергән һәм берничә дистә шәһәрдә үзенең сайлау үзәкләрен ачкан иде инде. Навальный штабы Казан белән Уфада да ачылды.

Кировның Ленин районы мәхкәмәсе 8 февральдә Навальныйны "Кировлес" оешмасының 16 млн сум акчасын урлауда, ә эшкуар Петр Офицеровны әлеге җинаятькә булышлык итүдә кабаттан гаепле тапты.

Мәхкәмә Навальныйны биш, Офицеровны дүрт елга шартлы рәвештә хөкем итте, шулай ук һәркайсына 500 мең сум штраф салды. Хөкем ителгәннәр штрафны беренче хөкем карарыннан соң үк түләде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG