Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 05:15

Русия элемтә министрлыгы "Шәхси мәгълүмат турындагы" канунны кырыслатырга тәкъдим итә. Министрлык Русия ширкәтләренең чит илдә урнашкан серверларын чит ил серверлары дип санавын белдерде.

Әлегә кадәр шәхси мәгълүматны Русия ширкәтенең чит илдәге серверына тапшыруга бернинди чикләүләр дә кагылмый иде. Чит илдәге Русия ширкәте яки физик затына җибәрелгән мәгълүмат формаль рәвештә Русиядә кала дип санала иде.

Элемтә министрлыгы фикеренчә, бу иминлек таләпләренә каршы килә, дип яза "Ивзестия". Бу шулай ук мәгълүматлары чит ил серверларында сакланган кешеләрне яклауга да комачауларга мөмкин диелә.

Күптән түгел Русиянең киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) BlackBerry, Imo, Line мессенджерларын тыелган сайтлар реестрына кертте.

XS
SM
MD
LG