Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дөнья алдындагы хезмәте өчен Рафаил Мөхәмәтдинов алтын медаль белән бүләкләнгән


Рафаил Мөхәмәтдинов төрки халыклар ассамблеясы беренче рәисе иде (1991-1993). Аның күп кенә хезмәтләре төрки дөнья белән бәйле.

Казаннан галм, җәмәгать эшлеклесе Рафаил Мөхәмәтдинов Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясының "Культегин" (Кюль-тегин) Алтын медале һәм күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән. Әлеге бүләккә галим төрки дөньяны торгызу эшендәге күпкырлы эшчәнлеге өчен лаек булган. Бу хактагы карарны Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясы кабул иткән. Моны "Idel.Реалии"га Ерментай Солтанморат белдергән (Казакъстан).

Мөхәмәтдинов төрки халыклар ассамблеясы беренче рәисе иде (1991-1993), төрки цивилизацияне торгызу гомумтөрки хәрәкәте вәкиле, Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясы Координация шурасы әгъзасы, төрки күзаллауны торгызу Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясы үзәге җитәкчесе.

Галим 1947 елның 4 маенда Свердлау өлкәсендә туган.

Бу көннәрдә Рафаил Мөхәмәтдинов 70 яшьлеген билгели.

XS
SM
MD
LG