Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта Навальный сәхифәсендә нацизмны аклау турында җинаять эше ачтылар


Волгоградта “Ватан-ана чакыра!” һәйкәленә алып барган баскыч
Волгоградта “Ватан-ана чакыра!” һәйкәленә алып барган баскыч

Хокук яклау органнары зеленка белән буялган "Ватан-ана чакыра!" һәйкәле коллажы өчен нацизмны аклау буенча җинаять эшен ачтылар. Алексей Навальныйның Волгоград штабы җитәкчесе өендә тентү узды.

Волгоград хокук яклау оешмалары Алексей Навальныйны интернетта яклау төркемендә зеленка белән буялган "Ватан-ана чакыра!" һәйкәле коллажы сәбәпле нацизмны аклауда гаепләп җинаять эшен ачтылар. Бу турында Навальныйның сайлау кампаниясе башлыгы Леонид Волков белдерде.

Әлеге эш барышында 12 май иртәсендә Навальныйның җирле сайлау идарәсе җитәкчесе Алексей Волков өендә тентү узды.

Леонид Волков белдергәнчә, җинаять эше Русия Җинаять кодексының 354.1нче маддәсе нигезендә ачылган – "Ватанны саклауга бәйле хәрби дан көннәре һәм Русия истәлекле көннәренә бәйле җәмгыятькә хөрмәтсезлек күрсәткән мәгълүматлар тарату, хәрби дан символларын халык алдында мыскыллау".

Әлеге фотоколлаж Барнаулда Навальный йөзенә зеленка атылганнан соң оештырылган флешмоб кысаларында урнаштырылды. Рәсем бетерелде, сәхифә идарәчеләре гафу үтенде. Бу коллаж Русия матбугатында чыккан берничә язмага һәм шулай ук 24 март Волгоградта Навальный үзәген ачу вакытында бәрелешкә әверелгән пикетка сәбәп булды.

XS
SM
MD
LG