Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 05:15

Русия белән Согуд Гарәбстаны нефть чыгаруны чикләү карарын тугыз айга озайтырга килеште. Моның турында ике илнең энергетика министрлары чыгарган уртак белдерүдә язылган.

Русия һәм Согуд Гарәбстаны 2018 елның март аена кадәр нефть чыгаруны чикләячәк. Моның турында Пекинда узган сөйләшүдән соң Русия энергетика министры Александр Новак һәм Согуд Гарәбстаны энергетика министры Хәлид әл-Фәлих уртак белдерүдә хәбәр иттеләр. Килешү тугыз айга озайтыла.

Министрлар белдергәнчә, нефть чыгаруны киметү килешүндә 24 ил катнаша һәм ул барлык илләргә кушылу өчен ачык. Бу белдерүдән соң биржаларда нефть бәясе күтәрелде. Лондонның ICE биржасында Brent нефте мичкәсе бәясе 1,5 процентка артып, 51,6 долларга җитте.

ОПЕК илләре һәм аңа кермәгән 11 ил (шул исәптән Русия) 2016 елның декабрь башында нефть чыгаруны киметү турында килешкәннәр иде. Бу килешү аңа кушылган барлык илләрдә 2017 елның беренче яртысында нефть чыгаруны көненә 1,8 миллиона баррельга киметү турында.

Килешүнең төп максаты - дөнья базарларында нефть бәясенең төшүен туктату.

XS
SM
MD
LG