Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада "Яндекс", "ВКонтакте", "Одноклассники" челтәрләре ябыла


Украина президенты Петр Порошенко
Украина президенты Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Русиягә карата яңа чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Документка ярашлы, "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләре һәм "Яндекс" хезмәтләре ябылачак. Шулай Татарстанның кайбер сәнәгать корылмалары да чикләүләр исемлегендә кала.

Порошенко фәрманы Украина президентының рәсми сайтында дөнья күрде. Социаль челтәрләр Mail.Ru Group ширкәтенә карата кертелгән чикләүләр кысаларында ябылачак. Провайдерлар шулай ук Mail.ru сайтын да ябарга тиешләр.

Моннан тыш, "Касперский лабораториясе" һәм DrWeb ширкәтләре сайтлары да ябылачак.

Икътисади чикләүләр Русиянең зур телевизион ширкәтләренә карата та кертелде. Әлеге исемлеккә "ТВ Центр", РБК, ВГТРК, "НТВ-Плюс", "Звезда", ТНТ, РЕН, ОТР ширкәтләре керә. Аларның активлары ябыла, транзакция ясау, тапшырулар күрсәтү тыела.

Чикләүләр исемлегендә Татарстан ширкәтләре дә бар. Алар нигездә хәрби сәнәгать белән бәйле. Араларында Казан боралак җитештерү ширкәте, "Электроприбор", "Серго исемендәге ширкәт", "ЮВТ Аэро" һава ширкәте бар.

Исемлеккә Боралак ширкәте җитәкчесе Вадим Лигай да кертелгән.

Татарстан ширкәтләре чикләүләр исемлегенә 2016 елның көзендә кертелгән иде.

Русиягә карата чикләүләр Кырымны аннексияләү һәм Донбасста кораллы сепаратистларга ярдәм итү өчен җавап буларак кертелде.

XS
SM
MD
LG