Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Русия илчелеге каршындагы урам Немцов исеменә алыштырырга тәкъдим ителде


Вашингтонда Русия илчелеге бинасы
Вашингтонда Русия илчелеге бинасы

Вашингтонда Русия илчелеге каршындагы урамның бер өлешен Борис Немцов исеменә алыштыру тәкъдимен АКШ сенатының милли иминлек комитеты хуплады.

Вашингтонда Русия илчелеге каршындагы урамның бер өлешен Борис Немцов исеменә алыштырырга тәкъдим ителде. Әлеге канун өлгесенең авторы, республикан Марко Рубио фикеренчә, Висконсин-авеню чатының исемен алыштыргач Русия илчелеге адресы Борис Немцов урамы 1нче йорт дип аталачак.

"Борис Немцов мәйданы" булдыру канун өлгесен АКШ сенатының милли иминлек комитеты хуплады. Бу канун көчкә керсен өчен Конгресс тарафыннан хупланырга һәм президент имзаларга тиеш.

Марко Рубио Висконсин-авеню чатының исемен алыштыру теләге барлыгын быел февраль ахырында белдергән иде.

Советлар берлеге заманнарында АКШ хакимиятләре Русия илчесе резиденциясе алдындагы мәйданны академик һәм диссидент Андрей Сахаров исеменә үзгәрткән иде.

Оппозициядәге сәясәтче Борс Немцов 2015 елның февралендә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерелде. Җинаятьтә икенче Чечня сугышында катаншкан Заур Дадаев шикләнелә. Немцов гаиләсе тикшерү нәтиҗәләре белән килешми һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыровтан да сорау алынырга тиеш дип белдерә.

XS
SM
MD
LG