Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 май – Сөрген көне

18 май – Кырымтатарларның сөрген корбаннарын искә алу көне. Азатлык матәм көне вакыйгаларын җанлы блогта теркәп барды.

Казанда кырымтатарларга теләктәшлек белдерделәр

Казанда кырымтатар сөргенен искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Казанның сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында кырымтатар халкын ватаннарыннан кууның 73 еллыгы пикет белән искә алынды. ТИҮ оештырган чарада 18 майны Кырым геноциды корбаннарын Русиядә рәсми рәвештә искә алу көне итеп тану таләп ителде.

Акмәчеттә матәм чарасы [фотогалерея]

Мари Илендә сөрген көнен искә алдылар

​Йошкар-Олада сәяси корбаннар истәлегенә куелган һәйкәл янында Мари Иленең татар милли хәрәкәте активисты Рамай Юлдаш кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү көнен искә алу уңаеннан ул еллардагы ваҗигаләрне сөйләде. Хәтер чарасында мариларның "Марий Ушем" оешмасы вәкилләре дә катнашты.

Бакчасарайда, Акмәчеттә кырымтатар әләмлеләр тоткарланган

​"Бакчасарайда кырымтатар әләме белән тоткарланган яшьләргә протокол тутыралар, биш машина йөртүче аңлатмалар язды. Аннан бу эшләрне мәхкәмәгә җибәрәчәкләр һәм 10 мең сум штраф яный. Ә йөртүчеләр янында утырганнар шаһитлар булып барачак", дип хәбәр итә Фейсбукта Айшә Умерова. Соңрак мәхкәмәләрнең 19 май 14 сәгатькә билгеләнгәне дә мәгълүм булды. Һәр егеткә аерым мәхкәмә булачак һәм ул ярты сәгать дәвам итәчәк.

Акмәчет үзәгендә дә кырымтатар әләме тоткан унлап яшь кешенең тоткарлануы хәбәр ителә. Аңлатмалар язгач сигезен чыгарганнар, ике балигъ булмаган үсмер полиция бүлегендә кала диелә.

Акмәчеттә кырымтатарларның документларын тикшерәләр

Акмәчеттә матәм җыенында катнашучылар
Акмәчеттә матәм җыенында катнашучылар

Акмәчеттә Русия иминлек көчләре вокзал янындагы скверда сөрген корбаннарын искә алыргы җыелган кырымтатарларның документларын тикшерә.

Күпләрнең, хәтта бу чараны күрергә килгән җирле журналистларның да документларын тикшергәннәр.

Скверга җыелганнар кырымтатар гимнын җырлады, догалар кылды, хәтер тамгасына чәчәкләр салды.

Казанда кырымтатарларны сөрү көнен искә алдылар

Казанда Черек күлдә репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында кырымтатарларның ватаннарыннан куылуның 73 еллыгын пикет белән искә алдылар. Чараны Татар иҗтимагый үзәге оештырды.

Пикетта резолюция кабул ителде. Анда Кырымда гаепсез килеш кулга алынган бөтен кырымтатарларны азат итү, 1944 елда кырымтатарларны сөрүне Русия тарафыннан оештырылган геноцид дип тану таләбе куелган.

Судакта да сөрген корбаннары рухына догалар укыдылар

Судак шәһәрендә сөрген корбаннарын искә алу чарасы үтте. "Миллиәтебез белән аяк терәп торсак, без җиңәрбез! Аллаһы ярдәме белән дәүләтебез дә корылыр. Буйсынмадык һәм буйсынмаячакбыз. Кырымтатар мәҗлесе - безнең терәгебез", дип белдерелде әлеге матәм чарасында. Судак шәһәрендә сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында бу төбәктән һәр авылдан күпме кешенең сөрелүен күрсәткән мәрмәр такталар да бар.

Кырымның Джанкой шәһәрәрендә кырымтатарларны ватаннарыннан сөргән урында - тимер юл вокзалына куелган истәлек тактасы янында вәхшәтле көннәрне искә алдылар. Вафат һәм һәлак булганнарның рухларына догалар укылды, чәчәкләр салдылар. Бу хакта Фейсбукта Заир Смедляев белдерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG