Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Алишер Усманов Навальныйга каршы мәхкәмә дәгъвасын Кремль белән килештергән


Алишер Усманов һәм Алексей Навальный
Алишер Усманов һәм Алексей Навальный

Миллиардер Алишер Усманов, үзен ришвәт бирүдә гаепләгән оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга карата дәгъва бирү карарын Кремль белән килештергән. Бу хакта РБК исеме аталмаган федераль түрә сүзләренә сылтанып хәбәр итә.

Ә инде Навальныйның гаепләүләренә җентекле җавап биргән 12 минутлык видеоролигы миллиардерның шәхси инициативасы белән яздырылган һәм беркем белән дә килешенмәгән, дип раслый басма әңгәмәдәше. Әлеге видеороликта Усманов оппозиционерны "лузер" (уңмаган) һәм булдыксыз эшмәкәр, шулай ук "җинаятьче" дип атый. Ролик штативка көйләнгән iPhoneга Усмановның яхтасында төшерелгән.

Усмановның вәкилләре редакциягә танышу өчен миллиардерның сүзләре хак булуын раслаучы кайбер документлар тәкъдим иткән. Нигездә, алар журналистларга Усмановның совет чорында караклык һәм ришвәт алу өчен хөкем ителгәнен исбатлаучы документлар тапшырган. Документларда көчләү өчен хөкем ителү турында сүз юк, дип яза басма, ә Навальный тикшерүләрендә Усмановның шул җинаять өчен хөкем ителүе турында сүз бара.

Миллиардер вәкилләре, аның салым түләүдән качмавын белдерә: редакция танышкан документларга ярашлы, 2016 ел эчендә генә дә ул 2,7 млрд сум салым түләгән, ә соңгы ун ел эчендә - 500 млн долларга якын. РБКга салым хезмәтенең Усмановка карата дәгъвасы юк дигән белешмә дә тәкъдим иткәннәр.

Алексей Навальныйның коррупциягә каршы көрәш фонды март башында премьер-министр Дмитрий Медведевның күчемсез милкен тикшерде. Анда Усмановның ришвәт рәвешендә кыйммәтле йорт салынган җир кишәрлеген Медведевка якын фондка тапшыруы хакында бәян ителде.

Усманов гаепләүне кире какты һәм Навальныйны мәхкәмәгә бирергә булды. Тыңлаулар 30 майда башланачак.

18 майда Усманов Навальный белән килешмәвен тәфсилләп сөйләүче 12 минутлык видеоролик чыгарды. Анда ул Навальныйга Леша ди һәм "син" дип эндәшә. Алексей Навальный Усмановның бөтен дәгъваларына да җавап бирергә вәгъдә итте һәм аны дебатларга чакырды.

XS
SM
MD
LG