Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Иранны "террорчыларны финанслауны" туктатырга чакырды


Дональд Трамп һәм Ревеун Ривлин
Дональд Трамп һәм Ревеун Ривлин

АКШ президенты Дональд Трамп Иранны террорчыларны финанслаудан туктарга чакырды. Бу хакта ул Израил президенты Ревеун Ривлин белән Иерусалимда очрашу вакытында әйтте.

Дональд Трамп сүзләренчә, АКШ белән Израил Иранга атом-төш коралы ясауга юл куймаска тели. АКШ президенты Тәһрән "террорчыларны" һәм кораллы төркемнәрне корал белән тәэмин итә, дип белдерде.

"Иң мөһиме, Кушма Штатлар белән Израил бергәләп шуны белдерә: Иранның атом коралына ия булуына беркайчан да юл куярга ярамый һәм Иран террорчыларны, сугышчыларны финанслауны һәм әзерләүне, тәэмин итүне туктатырга тиеш, бу кешеләрнең үлеменә китерә, ул аны кичекмәстән туктатырга тиеш", диде Трамп.

АКШ президенты элегрәк тә халыкара җәмәгатьчелекне Иранны изоляцияләргә чакырган иде. Трамп шулай ук инде берничә мәртәбә АКШның элекке президенты Барак Обама чорында Иран белән төзелгән атом килешүен Обаманың "иң начар килешүләреннән берсе" дип атады.

17 майда АКШ Иранга карата аның атом програмына бәйле чикләүләрне киңәйтте, чикләүләр исемлегенә Иранның ике түрәсе һәм Iranian Novini System Management ширкәте өстәлде.

XS
SM
MD
LG