Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев эш сәфәре белән ике көнгә Казанга килә


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 25 майда ике көнгә эш сәфәре белән Казанга килә. Премьерны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы ала.

Пәнҗешәмбе Медведев Казанда Русия президенты каршындагы Икътисад модернизациясе һәм Русиянең инновацион үсеше шурасы утырышын уздырачак. Утырыш студентларның технологик эшмәкәрлеге темасына бәйле. Чарада Миңнеханов та катнаша.

Моннан тыш, премьер Фундаменталь медицина һәм биология институтын, КФУның IT-лицеен караячак, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.

Җомга Дмитрий Медведев рәислегендә Казанда БДБ хөкүмәтләре башлыклары шурасы утырышы узачак. Көн тәртибендә атом энергиясен тыныч максатларда куллану, контрафакт тауарлар таралуга каршы тору, интеллектуаль милек яклау өлкәләрендә халыкара килешүләр имзалау каралган.

Шул ук көнне Медведев Евразия хөкүмәтара шурасы утырышында да катнашачак. Очрашулар барышында Русия, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан һәм Кыргызстанны берләштерүче Евразия икътисади берлегенә кагылган темалар турында фикер алышачаклар, диелә.

XS
SM
MD
LG