Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 11:02

Русиядә административ хөкемгә тартылганнарны ярлыкау тәкъдим ителә


26 март митингында катнашучыларның кайберләренә административ хокук бозулар турында хөкем карары чыкты

Русия президентының Кеше хокуклары шурасы Русиядә Октябрь инкыйлабының 100 еллыгына багышланган административ амнистия тәкъдим итә. Канунда мондый мөмкинлек каралган, әмма әлегә кадәр бер тапкыр да үткәрелмәгән.

Идея авторлары әлеге тәкъдим машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә, миграция тәртибен һәм митинглар уздыру кагыйдәләрен бозганнарга, шулай ук икътисади хокук бозучыларга кагылырга мөмкин дип белдерә.

Шура башлыгы Михаил Федотов, амнистия "мең түгел, ә миллион кешегә" кагылырга мөмкин дигән Коммерсантка.

Ул амнистия үткәрү концепциясе турындагы хатны президент идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкога тапшыруын әйткән.

Кеше хокуклары шурасы шулай ук Дәүләт Думасында теркәү өчен тиешле карар өлгесе әзерләргә җыена.

Югары мәхкәмә каршындагы мәхкәмә департаменты мәгълүматларына караганда, үткән елда Русиядә 6,4 миллион кеше административ хокук бозу өчен хөкем ителгән. Аларның 1,1 миллионы кулга алынган, 3,7 миллионына штраф салынган, 496 мең кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Җинаять кодексы маддәләре нигезендә хөкем ителгән кайбер кешеләрне азат итүне күз уңында тоткан соңгы амнистияне Русиядә 2015 елда үткәрделәр. Ул Икенче дөнья сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Ул вакытта колонияләрдән 34,4 мең кешене иреккә чыгарылды.

XS
SM
MD
LG