Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте илдәге "Яндекс" офисларында тентү уздыра


Украина иминлек хезмәте Киевта һәм Одессада "Яндекс.Украина" офисларына тентү белән килгән. Тикшерүләр дәүләткә хыянәт итү маддәсе нигезендә уздырыла, диелә.

"Яндекс"та тентүләр турында ширкәтнең матбугат хезмәтендә расладылар.

Украина иминлек хезмәте вәкиле Елена Гитляевская сүзләренчә, тикшерүләр дәүләткә хыянәт итү маддәсе нигезендә уздырыла. Сүз ил куркынычсызлыгына яный торган мәгълүмат тарату турында бара, диелә. "Яндекс" вәкилләре тентүнең сәбәпләрен әйтми.

16 майда Украина президенты Петр Порошенко Русиягә карата яңа чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Документка ярашлы, "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләре һәм "Яндекс" хезмәтләре һәм РБК сайты ябылырга тиеш. Әлеге хәлдән соң "Яндекс" үзенең мобиль браузерына чикләүләрдән урап керә торган мөмкинлек кертте.

XS
SM
MD
LG