Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең өчтән бере балаларны көч кулланып тәрбияләү яклы


Һәр өченче русияле 13-14 яшьлек баланы физик көч белән җәзаларга ярый дип саный. Бу хакта "Левада үзәге" уздырган сораштыру күрсәтә.

Фикер белешүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге (54%) ата-аналарга яшүсмерләрнең шәхси хатларын укырга ярый, дип уйлый. Респондентларның 47 проценты ата-аналар балаларны дуслары белән аралашудан чикли ала дип санаса, 46 проценты каршы фикердә.

Русияләрнең күпчелеге (77%) яшүсмерләр укудан тыш вакытта эшләсеннәр һәм моның өчен акча алсыннар дип саный. Респондентларның 18 проценты моңа каршы. Шул ук вакытта халыкның 24 проценты ата-аналар балалар эшләп тапкан акчаны гомум бюджетка алырга хокуклы дип саный. 57 проценты моның белән килешми.

Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның яртысы диярлек тулы җинаять җаваплылыгына 18 яшьтән түгел, 16 яшьтән тарттырырга кирәк, дип исәпли, 40 проценты моңа каршы.

Бары тик 16 процент кына никахка керү яшен 16 яшькә кадәр төшерергә кирәк дип белдерә, 76 процент бу идеяне якламый.

Балаларга 16 яшьтән сайлау хокукы бирүгә дә русияләрнең зур күпчелеге (71%) каршы.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Азатлык та әти-әниләр арасында сораштыру үткәрде. Аларга "Балага тәрбия чарасы буларак җәза бирү кирәк дип саныйсызмы? Сез нинди ысуллар кулланасыз?" дигән сораулар бирелде.

Балага кул күтәрергә ярыймы? Азатлык сораштыруы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

"Балага кул күтәрү - көчсезлек билгесе", "Балага кул күтәрергә ярамый, аңлатып сөйләшергә кирәк", "Шук малайларга бераз эләгеп ала", "Каеш элеп куйдым, ләкин сукмыйм", "Күз карашымнан аңлыйлар" дигән сүзләр яңгырады.

XS
SM
MD
LG