Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Чиркәстә хезмәт хакын күтәрүне таләп иткән эшчеләрне атуга 55 ел


Яңа Чиркәс электровоз төзү корылмасы
Яңа Чиркәс электровоз төзү корылмасы

2 июньдә Яңа Чиркәс шәһәрендә электровоз төзү ширкәте эшчеләрен күпләп атып үтерүне искә алалар. 55 ел элек бу көнне Советлар берлеге җитәкчелеге гаскәр һәм Дәүләт иминлеге комитеты көче белән эшчеләр күтәрелешен бастыра.

Рәсми мәгълүматларга караганда, ул вакытта 26 кеше һәлак була, йөзләгәне яралана.

1962 елның 1 июнендә ширкәт эшчеләре хезмәт хакын күтәрүне таләп итеп урамга чыга. Ширкәт мөдире Борис Курочкин "иткә акчагыз җитми икән, үпкә-бавыр пәрәмәче ашагыз", дип кычкыра. Икенче көнне биш меңләп кеше шәһәр баршкарма комитеты каршына килә. Халыкны куып тарату өчен хәрбиләр башта һавага ата, аннан соң кешеләргә ут ача. 26 кеше һәлак була, йөзләгәне яралана.

Баш күтәрүне оештыруда гаепләнгән җиде кеше үлем җәзасына тартыла. 105 кеше 10-15 елга кырыс шарттагы төрмә җәзасына хөкем ителә. 1996 елда алар аклана.

1992 елда атышны оештыручыларга, шул исәптән ул чорда Коммунистлар фиркасе Үзәк комитетының беренче секретаре булган Никита Хрущевка карата да, җинаять эше ачыла. Ләкин, гаепләнүчеләрнең инде үлгән булуы сәбәпле, эш туктатыла.

XS
SM
MD
LG