Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 06:02

Дөнья лидерлары һәм эшмәкәрләр АКШ президенты Дональд Трампның глобаль җылынуга каршы көрәш килешүеннән чыгу турындагы карарын тәнкыйтьләде.

АКШның элекке президенты Барак Обама Ак Йортның әлеге адымын "киләчәкне кире кагу" дип атады. Тесла ширкәтенә нигез салучы Илон Маск АКШ президенты каршындагы барлык шуралардан да чыгачагын белдерде.

АКШның Париж килешүеннән чыгуына карамастан, Кытай әлеге килешү нигезендә эшләргә вәгъдә бирде. Германия, Франция һәм Италия сәясәтчеләре бердәм мөрәҗәгать белән чыкты. Алар Париж килешүен яңадан карарга ярамый, дип белдерде. Германия канцлеры Ангела Меркель Трампка шәхсән шалтыратып, үкенечен белдерде. Франция президенты Эммануэль Макрон әлеге карарны АКШның үзе өчен дә, бөтен планета өчен дә хаталы адым дип атады.

Трампның Париж килешүеннән чыгу турындагы карарына күпчелек республиканнар теләктәшлек белдерде.

Париж килешүеннән чыгу – Трампның сайлау алды вәгъдәлеренең берсе иде. Мартта Трамп Обаманың глобаль җылынуга каршы көрәш турындагы фәрманнарын гамәлдән чыгарды.

Париж килешүе 2015 елның декабрендә кабул ителде. Аны 196 ил, шул исәптән Русия дә имзалады. Килешүнең максаты – Дөньядагы уртача температураның сәнәгать чорына кадәр булганнан 2 дәрәҗәдән дә күбрәк артуына юл куймау.

XS
SM
MD
LG