Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 октябрь 2017, Казан вакыты 06:30

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев чит телләрне илдәге урыс булмаган халыклар телләреннән югарырак куючы карар имзалады. Документка ярашлы, чит ил ватандашларына фәнни дәрәҗә алыр өчен язылган диссертацияләрен үз телләрендә яклау мөмкинлеге бирелә.

Әгәр оешмаларда диссертацияләрне башка телләрдә яклау мөмкинлеге бар икән, чит ил ватандашларына, фәнни эшләре нинди телдә язылган булса, шул телдә яклау рөхсәте бирелә.

Шул ук вакытта диссертация һәм автореферат барыбер урыс теленә дә тәрҗемә ителергә тиеш, диелә.

Әлеге үзгәрешләр Русия халыклары телләренә кагылмый. "Дәүләт туган телләрне беркайда да кулланып булмый торган шартлар тудыра. Чит телләр өчен бөтен ишекләрне ачып, безнең ил туган телләр өчен аларны ябып куя. Гәрчә Конституциягә ярашлы ул халыклар телләрен якларга тиеш булса да", дип яза этнолог Амил Саркаров, премьер карарына үз фикерен белдереп.

Билгеле булганча, Бердәм дәүләт имтиханын да бары тик урыс телендә генә бирергә мөмкин. Мәктәптә татарча яки башка милли телләрдә укыган балалар да, имтиханнарны урыс телендә генә тапшыра ала.

XS
SM
MD
LG