Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Русиягә карата чикләүләрне кырыслату мәсьәләсен карый


АКШ Конгрессы югары пулатындагы ике фирканең дә күренекле вәкилләре Русиягә карата яңа чикләүләр куллану мөмкинлеген карый. Чикләүләр урыс хакерларының АКШка һөҗүмнәре һәм Кремльнең узган президент сайлауга тыкшынуы өчен кертелергә мөмкин.

Чикләүләр аерым бер канун белән яки Иранга карата чикләүләрне киңәйтү турындагы канунга үзгәрешләр кертү кысаларында кертелергә мөмкин, дип яза Politico сайты Сенаттагы чыганагына таянып.

Чыганак Иран кануны варианты булыр, дип фаразлый, чөнки үзгәрешләр бу атна ахырында ук Сенатка кертелергә мөмкин. Документны республиканнар Джон Маккейн һәм Линдси Грэм һәм Сенаттагы демократлар җитәкчесе Чарльз Шумер яклый.

Халыкара комитет рәисе урынбасары Бен Кардин да Русиягә карата өстәмә җәза кертү яклы. Сенатта күпчелекне тәшкил иткән республиканнар җитәкчесе Митч Макконел да яңа чикләүләрне хупларга мөмкин. Дональд Трамп инаугурациясенә кадәр үк Макконел "Русия безгә дус түгел", дип әйткән иде.

Басма язуынча, яңа чикләүләр конкрет Русия кешеләренә кагылырга яки Барак Обаманың чикләүләр турындагы фәрманнарына канун көче бирүдән гыйбарәт булырга мөмкин. Канун көче бирелгән очракта, аны Трамп җиңел генә гамәлдән чыгара алмаячак.

XS
SM
MD
LG