Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: "Сталинны артык "иблисләштерәләр"


Режиссер Оливер Стоунга интервьюда Русия президенты Владимир Путин "Сталинны иблисләштерү - Советлар Берлеге һәм Русиягә һөҗүм юлларының берсе" дип белдерде.

15 июнь төнендә Showtime телеканалында режиссер Оливер Стоунның Русия президенты Владимир Путин белән чираттагы әңгәмәсе чыкты. Сталин турында сорауга җавап биргәндә, Путин аны "катлаулы шәхес" дип атады.

"Сталин үз чорының продукты булды. Аны артыгы белән "иблисләштереп" була, һәм, икенче яктан, аның нацизмны җиңүе турында күп сөйләп була", диде Путин. Ул шулай ук Сталинны британ Оливер Кромвель белән чагыштырды, аны Британиянең һәр җирендә һәйкәлләре торган "диктатор һәм тиран" дип атады.

Русия президенты хәтта Уинстон Черчилль Икенче дөнья сугышы вакытында Советлар Берлеге белән хезмәттәшлек ягында булганын һәм Сталинны бөек гаскәр башлыгы һәм инкыйлабчы буларак атавын телгә алды.

Шул ук вакытта президент "концлагерьләр һәм миллионнарча ватандашны юкка чыгару белән бәйле сталинизм дәһшәтен" онытырга ярамый диде.

Оливер Стоунның Русия президенты Владимир Путин белән әңгәмәләр сериясе Showtime каналында 12-15 июньдә күрсәтелде. Русиядә фильм 19 июньдә күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG