Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Конфедерацияләр беренчелегендә Португалиядә урман янгыннары корбаннарын искә алдылар


Конфедерацияләр беренчелеге. Мексика һәм Португалия такымнары "Казан-Арена"да
Конфедерацияләр беренчелеге. Мексика һәм Португалия такымнары "Казан-Арена"да

18 июнь "Казан-Арена"да Португалия белән Мексика арасындагы уен 2:2 исәбе белән тәмамланды. Уен башында Португалиядә урман янгыннары корбаннарын минутлык тынлык белән искә алдылар.

Уен Португалиядә урман янгыннарында дистәләчә кеше һәлак булу сәбәпле матәм тынлыгы белән башланды. Португалия футбол федерациясе ФИФАдан Казандагы уенга футболчыларының кара тасмаларда чыгуын һәм минутлык тынлык белән башлауны сорады һәм ФИФА ризалыгын бирде дип белдерелде.

Португалиядә урман янгыннарында кимендә 57 кеше һәлак булды, 60ка якын кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Бу хакта ил премьер-министры белдерде. Хакимиятләр корбаннар күбрәк булу мөмкинлеген кире какмый.

Урман янгыннары шимбә башланды. Кайбер төбәкләрдә һава температурасы 40 дәрәҗәдән дә артып китте. Меңъярымнан артык янгынчы казага каршы көрәшә дип белдерелә.

Казандагы уенга карата Русия мәгълүмат чараларында стадионны тутыру өчен "бушка билет тараталар", "бюджет оешмаларына тамашачылар белән тәэмин итү күрсәтмәсе бирелгән" дигән хәбәрләр дә булды. Фубол уенын 34372 кеше карады дип белдерелде.

17 июнь Петербурда Конфедерация уеннарының беречесе Русия һәм Яңа Зеландия такымы арасында булды. Русия такымы 2:0 исәбе белән җиңде.

22 июнь "Казан-Арена"да Германия һәм Чили такымнары бәйгегә чыга, 24 июнь Мексика белән Русия такымнары очраша. 28 июнь ярымфинал уены да Казанда узачак.

Конфедерацияләр беренчелеге Русиянең Петербур, Казан, Мәскәү, Сочи шәһәрләрендә 17 июньнән 2 июльгә кадәр уза. Әлеге турнир 2018 елда булачак футбол дөнья чемпионатына әзерлек ярышы буларак оештырыла.

XS
SM
MD
LG