Мәскәү биржасында евро һәм доллар бәясе соңгы берничә айда беренче тапкыр артып китте. Көн уртасында евро бәясе 2016 елның 9 декабреннән башлап беренче тапкыр 66 сумнан югары күтәрелде һәм соңрак бераз гына төште. Узган көн белән чагыштырганда, бу бер сумга диярлек артыграк. Доллар бәясе 77 тиенгә артты.
Нефтьнең бәясе, киресенчә, төшә бара. ICE биржасында Brent маркалы нефтьнең бер мичкәсе узган елның ноябреннән алып беренче тапкыр 46 доллардан түбән төште.