Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" авиаширкәте Ту-154М очкычын машина бәясендә сатуга куйды


Ту -154 очкычы
Ту -154 очкычы

Банкрот дип танылган "Татарстан" авиаширкәте ТУ-154М очкычын тагын сатуга куйды. Бәясе - 2,5 млн сум. Шушы бәягә дүрт мотор да кушып бирелә.

Очкычка 16 ел. Infomost консалтинг ширкәте җитәкчесе Борис Рыбак сүзләренчә, бу очкыч авиаширкәтләргә кызыклы түгел, чөнки ул "табыш китерүгә караганда, ягулыкны күбрәк ашый". "Коммерсантъ" язуынча, очкычка кушып дүрт двигатель дә биреләчәк. Аларның өчесе - турбореактив, берсе Ту һәм Ил очкычыларына ярашлы ярдәмче көч корылмасы (ВСУ).

Былтыр ноябрь аеннан бирле бу очкыч берничә тапкыр сатуга куелды. Башта аның өчен 9,2 млн сум сорадылар, аннары бәяне 8,28 млн сумга кадәр төшерделәр. Ләкин сатып алучы булмагач, очкыч бәясе 2,5 млн сумга калды.

"Татарстан" авиаширкәтенең конкурс идарәчесе Евгений Граблина сүзләренчә, бу тәкъдим биш көн гамәлдә булачак.

"Татарстан" авиаширкәте 2014 елда банкрот дип табылды. 2013 елның 1 ноябрендә Казан һава аланында булган Boeing 737-500 казасыннан соң аның эшчәнлеге "Росавиация" карары белән туктатылган иде.

Авиширкәтнең кредиторларга 3,8 мрд сум бурычы бар. Иң эре кредиторлары - "Нетаф" оешмасы, Казан һава аланы һәм федераль салым хезмәте.

XS
SM
MD
LG