Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт Бәшәр Асад режимын Сүриядә яңа химик һөҗүм әзерләүдә гаепли


Шон Спайсер
Шон Спайсер

АКШ Сүрия хакимияте "тагын бер" химик һөҗүм әзерли дип саный. Ай йорт раславынча, Сүрия хәрбиләре апрель аенда Идлибтә химик һөҗүм ясар алдыннан башкарылган гамәлләргә охшаш гамәлләр кыла.

АКШ президенты Дональд Трамп идарәсе Бәшәр Асад режимы Сүриядә химик һөҗүм әзерли, дип саный. Бу хакта президент сүзчесе Шон Спайсерга сылтанып Reuters яза.

"АКШ Асад режимының тагын бер тапкыр химик корал куллану ихтималын теркәде. Бу тыныч халыкның, шул исәптән бер гаепсез балаларның үлеменә китерергә мөмкин. Әлеге гамәлләр 2017 елның 4 апрелендә химик һөҗүм алдыннан башкарылган эшләргә охшаган", диелә белдерүдә.

Белдерүдә шулай ук "Әгәр Асад тагын бер тапкыр химик корал кулланып массакүләм үтерү оештыра икән, ул һәм аның хәрбиләре зур бәя түләячәк", диелә.

Сугышчылар контролендә булган Хан-Шәйхун шәһәрендә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана. Хокук яклау оешмалары мәгълүматына караганда, әлеге һөҗүмнең корбаннары 80нән артты. Al ​Jazeera телеканалы һәм Төркиянең Anadolu агентлыгы һәлак булучылар саны 100дән артык дип язды.

Рәсми Вашингтон химик һөҗүм өчен җаваплылыкны Асад режимына йөкләде, Сүриядә "йомшак сәясәт" алып барганы өчен АКШның элекке президенты Барак Обама идарәсен дә гаепләде.

Рәсми Димәшк гаепләүләрне кире какты, Сүрия хәрбиләре беркайчан да химик корал кулланмады һәм "киләчәктә дә кулланмаячак", дип җавап бирде.

Бәшәр Асад режимына ярдәм итүче Русия вәкиле белдерүенчә, 4 апрельдә Сүрия һава көчләре Хан-Шәйхун шәһәренең көнчыгышында агулы матдәле корал саклагычларына һөҗүм оештырган. Саклану министры Игорь Конашенков сүзләренә караганда, әлеге корал "сугышчы-террорчылар" тарафыннан ясалган һәм Гыйрак белән Сүриягә җибәрелгән.

7 апрель иртәнге якта Кушма Штатлар Сүрия гаскәренең Хомс виләятендәге Шәйрат хәрби-һава базасына канатлы ракеталар белән һөҗүм итте. Һөҗүм АКШ президенты Дональд Трамп фәрманы белән Идлиб виләятендә химик корал кулланылуга җавап итеп башкарылган диелде.

XS
SM
MD
LG