Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азия кешесен Магаданга депортацияләргә өндәгән Лениногорски кешесенә штраф салганнар


Татарстанның Лениногрски шәһәре мәхкәмәсе Сабирова фамилияле кешегә "Вконтакте"дагы посты өчен бер мең сум штраф салган. Сабирова Үзәк Азия кешесен Магаданга депортацияләү тәкъдимен хуплаган булган.

Мәхкәмә карарынча, Сабирова "Типик Лениногорски" төркемендә яңа ел алдыннан 25 яшьлек егетне кыйнау турындагы яңалык астында Жириновскийның Үзәк Азия кешеләрен Магаданга депортацияләү тәкъдимен хуплап язган.

Лингвистика белгече "чурки" дигән сүз Үзәк Азия халкын нәфрәтне аңлата дигән нәтиҗә чыгарган. Һәм бу "милләтара низаг чыгарырга омтылу буларак каралырга мөмкин", диелә. Сабирова үз гаебен таныган, мәхкәмә аңа минималь җәза - бер мең сум күләмендә штраф билгеләде.

"Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге белдерүенчә, Сабировага каршы административ хокук бозулар кодексының 20.29 маддәсен кулланганнар ("Экстремистик материалларны киңкүләм тарату"). "Күрәсең, тәртип саклау оешмалары гаепләнүчегә бер генә комментарий өчен кырыс җәза бирергә теләмәгән һәм җинаять эше ачып тормаганнар, ә административ кодекста башка маддә табылмаган", дип фаразлый белгечләр.

XS
SM
MD
LG