Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" авиаширкәте соңгы Ту-154 очкычын машина бәясенә сатты


Ту-154 очкычы
Ту-154 очкычы

Бөлгенлеккә төшкән "Татарстан" авиаширкәте соңгы очкычын 2,87 миллион сумга сатты. Аны "Синергия" дип аталган Мәскәү ширкәте сатып алган.

Ту-154 очкычы "Татарстан"ның сатылмаган соңгы милке булган, дип яза "Коммерсант". Аны сатканнан соң да, ширкәтнең хәле әллә ни яхшырмаган.

Банротклыкка чыгару процессы быел августка ук тәмаланырга мөмкин. Арбитраж мәхкәмә 25 августта карар чыгарыр дип көтелә.

Матубгатта очкычны автомобиль бәясенә сату турындагы хәбәрләр чыкканнан соң, аңа берничә ширкәт үз тәкъдимнәрен җибәргән. Жуковский шәһәрендә теркәлгән "Натуральная энергия" оешмасы 2 млн 558 мең сум, Ульяннан "Авиафлот-лизинг" - 2,65 млн сум, Самардан "Авиа-авангард" 2,85 млн сумга сатып алу теләген җиткергән булган.

2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланында булган Boeing 737-500 һәлакәтеннән соң аның эшчәнлеге "Росавиация" карары белән туктатылган иде.

Һава ширкәтенең кредиторларга 2,8 мрд сум бурычы бар. Иң зур кредиторлары - "Нетаф" оешмасы, Казан һава аланы һәм федераль салым хезмәте.

XS
SM
MD
LG