Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Газель" һәм җиңел машина бәрелешеп биш кеше һәлак булды


Юла казасы булган урында
Юла казасы булган урында

Җомгага каршы төндә Башкортстанның Белорет районында, Уфа-Инзер-Белорет машина юлының 197нче чакрымында Рено "Логан" җиңел машинасы һәм "Газель" бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды.

Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел машинада барган ир кеше, хатыны һәм ике бала, "Газель" машинасын йөртүче һәлак булган. Бу хакта Facebook сәхифәсендә Башкортстан ЮХИДИ җитәкчесе Динар Гыйлметдинов вакыйга урынынннан хәбәр итә.

ЮХИДИ хезмәтәрләре хәбәренчә, Рено "Логан"да рульдә Чиләбе өлкәсе Магнитогорски шәһәреннән 40 яшьлек ир булган. Аның белән 36 яшьлек хатыны, 14 яшьлек уллары, 6 һәм 4 яшьлек ике кызлары булган. "Газель" машинасының йөртүчесе 28 яшьлек Магнитогорск кешесе булган.

Ике машина йөртүче, хатын-кыз, ир бала һәм 4 яшьлек кыз каза урынында һәлак булган. 6 яшьлек кыз белән "Газель" пассажиры хастаханәгә озатылган.

Рено "Логан" каршы як юлга чыккан дип белдерелә.

Пәнҗешәмбе генә шулай ук Белорет районында маршрут автобусы белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG