Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:44

"Иреклех" (Азатлык) милли-мәдәни яңарыш җәмгыяте "чуаш теленең рәсми латин имласын" раслауны сорап Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьевка мөрәҗәгать итте.

"Иреклех" вәкилләре чуаш теленең, кирилл имласы белән беррәттән, латин графикасын да куллануны рәсми рәвештә раслауны сорый. Бу чуаш телен дөнья мәгълүмат системына кертү максаты белән эшләнә, диелә.

Активистлар белдерүенчә, латин нигезендәге чуаш әлифбасы сайтлар ясаганда, блоглар алып барганда, мессенджерлар аша аралашканда болай да кулланыла. Моннан тыш, чуаш латиницасы алман, маҗар, фин һәм төрек галимнәре тарафыннан чуаш телен тикшергәндә дә файдаланыла. Латин имласын кертү "Чуаш республикасы телләре турындагы" канунның мөмкинлекләрен киңәйтә, диелә мөрәҗәгатьтә.

Узган гасыр ахырында татар телен дә латин имласына күчерү омтылышлары булды. 1999 елда татар телен латин имласына күчерү карары һәм яңа әлифба кабул ителде. 2001 елның 1 сентябрендә карар инде өлешләп үтәлә дә башлады.

Ләкин әлеге эшкә Мәскәү каршы төште. 2002 елның гыйнварында Дума Русиядәге милли азчылыкларның телләре рәсми статуска ия булса, фәкать урыс имласында гына була ала дигән канун чыгарды. 2004 елда моны Русия Конституция мәхкәмәсе раслады.

Күптән түгел Казакъстанда казакъ телен латин имласына күчерү эшләре башланды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG